Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кышкы каникуллар вакытында Чүпрәле районы белем бирү учреждениеләрендә мәктәп яны лагерьлары эшли

Кышкы каникуллар вакытында балаларның сәламәтлеген ныгыту, буш вакытларын тулы кыйммәтле итеп оештыру һәм эчтәлекле үткәрү өчен районда белем бирү учреждениеләрендә мәктәп яны лагерьрлары оештырылды.

Әлеге программа кысаларында 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә дә шундый "Кояшкай" исемле лагерьларның берсе эшли.

Лагерь начальнигы-тәрбия эшләре буенча мәктәп директоры урынбасары Румия Әхмәтова әйтүенчә, биредә 4 сыйныф укучылары- 30 бала ял итә.

-Лагерьда укучыларның һәр көне күңелле уза. Көн иртәнге зарядкадан башлана һәм балалар ашханәгә киләләр. Туклану ике тапкыр оештырлыган һәм ул витаминлы, яшелчәле, итле ризыкларга бик бай. Моннан тыш, балаларга өстәмә "Ревит" витамины да бирелә,-ди ул.

Лагерь тормышы тәҗрибәле укытучыларга: Румия Муратова һәм Алсу Хисамовага ышанып тапшырлыган. Көн дәвамында балалар төрле спорт уеннары уйныйлар, кошларга җимлекләр ясыйлар, музейга, балалар китапханәсенә барып, күп төрле мәгълүматлар алалар. Күпвакытлары саф һавада йөреп, төрле уеннар уйнап үтә. Моннан тыш, яраткан мультфильмнарын карарга кинозалга йөриләр.

Реклама

-Лагерьдан кайтасыбыз да килми. Саф һавада уйнау аеруча ошый. Кардан ясалган фигуралар янында булабыз, боз тавыннан шуабыз, - диләр 4 "А" сыйныф кызлары һәм малайлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәп яны лагерьлары