Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

#ЭКОЯЗ2022 район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Бәйге төрле номинацияләр буенча узды.

Шушы көннәрдә "Созидание" яшьләр (яшүсмерләр) клубында, Татарстан торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында, алты номинация буенча үткәрелгән #ЭКОЯЗ2022 район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Әлеге конкурсның максаты - район һәм республика халкын табигать саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, иҗтимагый экологик инициативаларны һәм актив гражданнарны ачыклау, халыкның экологик аң-белемнәрен күтәрү, балаларда һәм яшьләрдә “чиста республика”да яшәргә һәм эшләргә омтылу тәрбияләү.

Исегезгә төшерәбез, быел бәйге Татарстанда игълан ителгән цифрлаштыру елы кысаларында үтте.

Реклама

Чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Әмир Җәббаров сәламләде. Кунаклар чарада катнашучыларны бәйгедә җиңүләре белән котладылар, Дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.

“Иң яхшы мәктәп” номинациясендә “Советлар Союзы Герое С.А.Уганин исемендәге Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе” бүләкләнде ( директоры Марина Ермолаева); “Иң яхшы гаилә” номинациясендә Иске Элмәле авылыннан Мальцевлар гаиләсе; “Иң яхшы экойорт " номинациясендә Иске Чүпрәле авылыннан Галина Порфирьева; “Иң яхшы предприятие" номинациясендә “Прогресс” предприятиесе (директоры Евгений Иванцов) Дипломнар; “Дементьев В.С. исемендәге Алешкин-Саплык урта мәктәбе” укучысы Максим Шадриков ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 30 еллыгына багышланган экологик рәсемнәр республика бәйгесе Дипломы белән бүләкләнде.

#ЭКОЯЗ2012 район конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев