Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тула

2022 елның 18 июлендә бөтен ил буенча дәүләт янгын күзәтчелеге органнары юбилейларын – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тулуны билгеләп үтәчәк.

Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Инсаф Шакировка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Инсаф Фаризович, дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешу тарихына әзрәк тукталыйк әле.

- Безнең һәрберебез янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк, дигән гыйбарәне ишеткәне бар. Әмма профилактиканың янгыннарга каршы көрәшнең мөһим өлеше булу төшенчәсе соңрак барлыкка килгән. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә күп гасырлык тәҗрибә туплану нәтиҗәсендә генә дәүләт янгын күзәтчелеге службасын оештырылган.

Янгыннар элек-электән үк һәрвакыт иң куркыныч бәлаләрнең берсе булган һәм булып кала. 11нче гасырда ук янгынга каршы беренче кагыйдәләр барлыкка килә, һәм закон дәрәҗәсендә ут төртү һәм ут белән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү өчен җаваплылык билгеләнә. 1918 елның 17 апрелендә кабул ителгән “Ут белән көрәшү буенча дәүләт чараларын оештыру турында”гы Декрет дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга нигез була һәм анда янгынга каршы чараларны планлы рәвештә үткәрү кирәклеге билгеләп үтелә.

1927 елның 18 июлендә Бөтен коммуналь, ведомство һәм иҗтимагый оешмаларда янгын куркынычсызлыгы торышын тикшереп торуга юнәлдерелгән дәүләт янгын күзәтчелеге оештыру турында Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты (РСФСРС) карары чыга. 1966 елда барлык янгын бүлекләре эчке эшләр министрлыгына буйсыналар. Ә 11 елдан соң, 1977 елда, Министрлар Советы карары белән “СССРда дәүләт янгын күзәтчелеге турында Нигезләмә” раслана. 1979 елда СССР Эчке эшләр министрлыгы боерыгы белән “Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары эшен оештыру буенча документ” кертелә. Ике документ та шәһәрләрне һәм башка торак пунктларны, шулай ук халык хуҗалыгы объектларын янгынга каршы саклауны мөһим дәүләт бурычы итеп билгели.

Бүген Федераль янгын күзәтчелеге бик күп үзгәрешләр кичерде. Аның үсешенең мөһим стадияләреннән берсе - 2002 елда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы составына янгын сүндерү хезмәтенең керүе. Норматив документлар, күзәтчелек һәм профилактик чаралар үткәрү тәртибе үзгәрә башлады. Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре дәүләт янгынга каршы хезмәте составыннан янгыннарны кисәтү буенча бурычларны башкара торган аерым бүлекчәгә чыгарылды. Илдә икътисади үсеш нәтиҗәсендә, технологик күзлектән караганда, яңа объектлар барлыкка килә башлады. Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә контроль-күзәтчелек функцияләрен гамәлгә ашыручы хезмәткәрләргә карата таләпләр дә артты. Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге органнарына гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү өлкәсендә күзәтчелек буенча функцияләр күчте. Министрлык үзенчәлеге янгыннар белән генә түгел, ә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча эш алып баруны таләп итә.

- Үткән ел сезнең ведомствода үзгәрешләр кертелде. Шулар турында да бераз сөйләгез әле.

- Әйе, 2021 ел күзәтчелекне гамәлгә ашыруга кардиналь үзгәрешләр кертте.  Үткәрелә торган чараларның күбесе күзәтчелек өлкәсеннән профилактикалау юнәлешенә күчте. Төп басым гражданнарның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен белүләренә һәм аны үтәүләренә юнәлтелде. Объектларны куркыныч төркеме категориясенә бүлү барлыкка килде, бу бер үк предприятиене ел саен үткәрелә торган тоталь тикшерүләрдән читләшергә мөмкинлек бирде. Болар барысы да автоматлаштырылган аналитик системалар инспекторларының көндәлек эшчәнлегендә, махсуслаштырылган программа белән тәэмин итүдә эшләү, көндәлек эшчәнлекләрендә көчле үсеш һәм куллану белән бергә алып барыла. Бу инспекторлардан даими үз белемеңне һәрдаим күтәрүгә, үз һөнәри дәрәҗәңне үстерүне таләп итә.

Реклама

- Инсаф Фаризович, бүгенге көндә район янгын күзәтчелеге инспекторларының бурычлары нидән гыйбарәт?

- Күзәтчелек-профилактик эшнең нәтиҗәләре, кагыйдә буларак, беренче карашка күренми, ләкин аның бөтен мөһимлеге һәм кирәклеге Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Кисәтү, коткару, ярдәм итү” девизы белән чагылган. Бәлагә юл куелмады - димәк, кемнеңдер милкен, сәламәтлеген яки гомерен саклап калдың дигән сүз. Һәм бу авыр бурыч тулысынча дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре җилкәсенә төшә.

- Сезнең бүлектә ничә хезмәткәр эшли?

- Бүген Татарстан Республикасының Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары территорияләрендә дәүләт янгын күзәтчелеген Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсенең Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге гамәлгә ашыра. Безнең бүлек составында 4 хезмәткәр бар, аларның икесе Буа районы өчен җаваплы, ә безнең районда исә мин – Инсаф Шакиров һәм инспектор Александр Мердеев хезмәт күрсәтәбез. Бүлек хезмәткәрләре көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында янгыннарга чыгып, аларның сәбәпләрен, матди зыян күләмен билгеләп чыгалар. Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлегенең барлык хезмәткәрләре - үз эшләренең чын профессионаллары. Йөзләгән профилактик рейдлар һәм тикшерүләр, халык белән куркынычсызлык буенча уннарча чаралар – дәүләт янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләренең еллык эш нәтиҗәләре әнә шундый.

- Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ниләр теләр идегез?

- Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге коллективы исеменнән хезмәттәшләребезне, ветераннарны чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек һәм авыр һәм катлаулы хезмәтебездә киләчәктә дә уңышлар, иминлек, оптимизм, барлык уй-ниятләребезнең тормышка ашуын телим .

Белешмә

Янгын килеп чыккан очракта хәбәр итү өчен телефон номерлары: 01 – стационар телефон; 112, 101, 010 – кәрәзле телефоннар өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X