Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә соңгы 25 елда районда дезентерия һәм башка төрле эчәк авырулары теркәлмәгән

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов үткәргән киңәшмәдә, кискен эчәк инфекцияләрен профилактикалау эшенең торышы турында сүз барды.

"Роспотребнадзор" Идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Илгиз Хафизов чыгышыннан мәгълүм булганча, эчәк инфекциясе белән авыраучыларны госпитальләштерү һәм нәтиҗәле дәвалау өчен районда инфекция бүлеге юк. Шуңа күрә авыр формадагы эчәк авырулары белән авыраучыларны тән авырулылар янында дәваларга тиеш булалар. Бу исә хастаханә эчендәге санитар кагыйдәләрне тупас бозу булып санала. Район хастаханәсендә табиб- инфекционист штаты буенча белгеч юк, шуңа күрә эчәк авырулары белән мөрәҗәгать итүчеләр дә бик аз. 2013- 2014 елларда шундый авыру белән хастаханәгә килүнең бер очрагы гына теркәлгән һәм аннан 9300 сум икътисадый зыян килгән. Шунысы куанычлы, соңгы 25 елда районда дезентерия һәм башка төрле эчәк авырулары теркәлмәде. Чишмә- каптаж системасы чыганакларына килгәндә, Иске Элмәле һәм Кушкуак авылларындагы чишмәләрнең генә эпидемиологик нәтиҗәләре бар. Түбән Чәке, Кече Чынлы, Яңа Борындык һәм Уби авылларында чишмәләрнең территорияләрен санитар- гигиена кагыйдәләре һәм нормалары буенча жиһазлау таләп ителә. Алар янына чит- ят кешеләр генә түгел, өй терлекләре һәм хуҗасыз җәнлекләр дә үтеп керә ала. Иске Элмәле, Кушкуак һәм Чуваш Чүпрәлесе авылларындагы чишмәләрдән тыш башкаларындагы суларга лаборатор тикшерү үткәрелмәгән. Әлеге кимчелекләрне бетерү максатыннан, Түбән Чәке, Уби, Кече Чынлы һәм Борындык җирле үзидарәләре бшлыкларының информацияләре тыңланды.

- Халыкны яхшы сыйфатлы су белән тәэмин итү- безнең кичектергесез бурычыбыз. Әйтелгән кимчелекләрне 1 июньнән дә соңга калмыйча төзәтергә кирәк,- диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профилактика