Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 26 почетлы донор яши

20 апрельдә Россиядә иҗтимагый мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Милли донорлар көне билгеләнеп үтелде.

Бу көн, беренче чиратта, донорларның үзләренә - бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлекләре һәм гомерләре өчен үзләренең каннарын риясыз бирүче кешеләргә багышланган. Бу көн шулай ук донорлар канын алучы һәм аны тикшерүче медицина хезмәткәрләренә багышланган. Бәйрәмне үткәрергә сәбәп булып тарихта иң мөһим вакыйга - 182 ел элек 1832 елның 20 апрелендә яшь петербург акушеры Андрей Вольфның каны киткән бала табучы хатынга кан җибәрүне беренче тапкыр уңышлы үткәрүе торган. Хатын-кызның гомере табибның дөрес эшләве һәм пациентканың иренең донорлар каны ярдәмендә коткарылган. Илебездә беренче уңышлы кан җибәрү истәлегенә 20 апрель Милли кан донорлары көне итеп игълан ителгән.

Әлеге бәйрәм көне җәмгыятьне кан хезмәтенә һәм Россиядә бушлай кан тапшыру проблемаларына игътибарны юнәлтүгә йөз тота, шулай ук донорларның бәһасез каннарын бүләк итүләре өчен рәхмәт белдерүгә сәбәп булып тора.

Донорлык кан рагы белән авыручы балаларны, катлаулы операцияләр кичерүчеләрне, онологик авыруларны, гомумән төрле хәлләргә юлыгып, кеше гомерен саклауны максат итеп куя.

Чүпрәле районында 26 почетлы донор яши, шуның икесе 2015 елда әлеге исемгә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: донор көне