Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне уңаеннан автойөреш һәм митинг узды

1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.

Ул әлегә рәсми статуска ия түгел, әмма елдан-ел билгеле була бара. 2009 елдан әлеге бәйрәм шулай ук "сугыш хәрәкәтләре ветераннарын искә алу һәм кайгы көне" дип атала. Бу дата безнең белән янәшә гомер кичерүче ветераннарга хөрмәт күрсәтү, арабыздан киткәннәрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге тарихының барлыгын һәм мөһимлеген искә төшереп, район урамнары буйлап автойөреш узды. Аннан соң, районы җитәкчелеге белән берлектә  хәрби хәрәктләр ветераннары Геройлар Аллеясындагы хәрби мемориалга веноклар һәм чәчәкләр салдылар, һәлак булган якташларыбызны искә алдылар.

Чарада шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре һәм туганнары, яшь армиячеләр, шулай ук район халкы да катнашты.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов әлеге датаның мөһимлеген билгеләп үтте.

 – Бу көнне Ватаныбызны, илебезне, безне һәм балаларыбызны намус белән саклаган хәрбиләрне искә алуыбыз бик дөрес, аларның күбесе чит җирләрдә башларын салган. Без аларны беркайчан да онытмабыз, һәрвакыт хәтеребездә сакларбыз, – диде ул тантаналы митингка җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.

Чара барышында  хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга рәхмәт хатлары да тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев