Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм итте

Быел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.

Район мәдәният йортында тантаналы чара – чыгарылышлылар өчен кичә узды. Кичә районның 95 чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар өчен шатлык тулы йөзләр аша аралашкан моңсу елмаюлар, дулкынлану һәм чиксез рәхмәт сүзләре белән тулы иде.

Алда чыгарылышлыларны яңа тормыш юлы көтә. Район башлыгы Марат Гафаров әлеге юлның уңышлы һәм сикәлтәсез булуын теләде.

–Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне мәктәпне тәмамлавыгыз һәм барлык сынауларны –Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруыгыз, ниһаять кулларыгызга аттестатлар алуыгыз белән ихлас котлыйм. Бүген шуның нәтиҗәсе булып, искиткеч бәйрәм – чыгарылыш кичәсе уза. Бу шатлыклы, тантаналы һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм. Чөнки шушы мизгел белән чын-чынлап, мәктәп, укытучылар, дуслар белән саубуллашу көтә. Сез олы тормыш юлы алдында басып торасыз. Әлеге тормыш юлларыннан атлаганда кыю булыгыз, сезне бары тик  җиңүләр, югары казанышлар көтеп торсын. Әлеге юлларны узганда бары тик яхшы, игелекле кешеләр генә очрасын, янәшәгездә ышанычлы дуслар булсын. Мәктәптә алган белемнәрне тагын да арттырыгыз, югары үрләргә омтылыгыз, җиңүләр яулагыз, хыялларыгызга, уй-теләкләрегезгә ирешегез. Сезгә ярдәм иткән укытучыларыгызны, әти-әниләрегезне онытмагыз. Биредә сезгә һәрвакыт шат булырлар, белгечлек алганнан соң районга кайтыгыз, уңышлар сезгә!, - диде Марат Ринат улы.

Район башлыгы Марат Гафаров  мәктәпне уңышлы тәмамлаган 15 медаль иясен лаеклы бүләкләр һәм йомшак уенчыклар, шулай ук, район республикакүләм олимпиада призерларын Рәхмәт хатлары, акчалата сертификатлар белән билгеләп үтте.

Чара кысаларында “2022 нче ел чыгарылыш сыйныф укучысы” игълан ителде. Әлеге исемгә Иске Шәйморза урта мәктәбе укучысы Талия Кәлимуллина лаек булды.  Талия- медаль иясе, күп тапкырлар олимпиада призеры, спортчы һәм мәктәп тормышында актив катнашучы укучы.

Реклама

Шулай ук мәктәп һәм спорт тормышында актив һәм нәтиҗәле катнашканнары өчен төрле бүләкләр: алтын ГТО билгеләре, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов тапшырдылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларының һәркайсы диярлек теге яки бу өлкәдә бүләкләргә ия булды.

Педагоглар адресына да бик күп җылы рәхмәт сүзләре әйтелде, ата-аналар да онытылмады.  Мәктәп тормышында актив катнашканнары өчен мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов әти-әниләрне Рәхмәт хатлары тапшырды.

Чара дәвамында тантана геройларына иң җылы сүзләр генә теләделәр, җырлар бүләк ителде.

Тантаналы өлештән соң чыгарылыш сыйныф укучылары традиция буенча “Чыгарылышлылар паркы”на үттеләр, үз теләкләрен язып калдырдылар. Аннан соң «Чүпрәле» паркында Яшьләр көне кысаларында эстрада артистлары Айдар Рәкыйпов, Андрей Думилин һәм Roldan Morales катнашында бәйрәм дискотекасы оештырылды,  төнге күктә бәйрәм салюты атылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев