Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

"Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган”: Чүпрәледә Әфган сугышында һәлак булган сугышчыларның өйләренә истәлек такталары куелды

Акция Татарстан Республикасының хәрби хәрәкәтләр ветераннары, запастагы хәрби һәм башка төр гаскәрләренең хәрбиләре “Ватан калканы” төбәк иҗтимагый оешмасы, Әфган һәм Чечен сугышы, чик буе сакчылары көче белән оештырылды.

Истәлек такталарын урнаштыру әфган сугышында һәлак булган райондашларыбыздан башланды.

"Бу йортта Әфган сугышы ветераны яшәгән... » дигән язу язылган истәлек такталары Геннадий Чамин (1964-1984), Максуд Гафуров (1962-1982), Рифкать Ихсанов (1964-1984), Румил Җамалетдинов (1969 – 1988), Илдус Хәйбуллов (1969 – 1988), Нәгыйм Шәйдуллов (1966-1985) һәм Наил Нуртдинов (1965 – 1985) туган йортлар диварларына кадакланды.

Тагын шундый ук истәлек такталары Николай Прищельцев (1965-1984)  һәм Илмас Нуртдинов (1968 – 2000) үскән йортларда да урын алачак.

Бу егетләребез  хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булалар, аларга нибары 19-20 яшь иде. Мәңгелек Дан, сиңа солдат!

–Әйе, батырларыбызга мәңгелек дан. Алар туган йортларда мондый элмә такталар һичшиксез кирәк иде. Үсеп килүче яшь буын алар турында белсен, онытмасын. Мәктәпләрдә дә аларның батырлыклары хакында махсус сәгатьләр үткәрергә кирәк, музейларда герой якташларыбыз турындагы почмаклар тагын да тулылансын иде, бу безнең тарихыбыз, -ди чик буе ветераны Альберт Сөләйманов.

Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимгый  советы рәисе, әфганчы Виктор Петухов:

–Әлеге акция тәмамланмады. Һәлак булган әфганчы сугышчыларыбыздан тыш, Чечня, Украинадагы хәрби хәрәктләрдә һәлак булган райондаш егетләребезнең дә истәлеген мәңгеләштерү эшен дәвам итәчәкбез. Акциягә кушылырга, матди ярдәм итәргә теләүче райондашларыбыз булса, без бик шатбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев