Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Әфлисун кабыгы чүпме, әллә кошларга ризыкмы?

Район башкарма комитетында төзекләндерү буенча административ комиссиянең 2015 елдагы беренче утырышы узды.

Утырышта комиссия әгъзалары Татар Бизнәсе, Иске Чүпрәле, Иске Задур авылларында яшәүче шәхси хуҗалыкларга карата төзелгән бөркетмәләрне карап тикшерделәр.

Районны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган аерым гражданнарның, я булмаса эшмәкәрләрнең төрле күләмдәге штрафларга тартылуы инде мәгълүм. Элек протоколлар полициянең участок вәкилләре тарафыннан тутырылса, хәзер мондый рейдларны административ комиссия вәкилләре һәм экологлар ясый.

Үткән елда 12 тапкыр административ комиссия утырышы узган, анда барлыгы 49 бөркетмә тикшерелгән. 2013 елда исә бөркетмәләр саны 60 иде.

Күбесе очракта бөркетмә төзелүгә сәбәп булып тиешсез урынга чүп ташлау тора. Быелгы беренче комиссия утырышында да урамга пычрак сулар, чүп ташлаучылар белән очрашырга туры килде. Дөрес, аңлатмалары буенча, алар анда бары тик азык калдыклары гына ташлаганнар, кошларга булсын өчен, янәсе. Бу очракта пычрак су белән ташланган әфлисун кабыгын, башка чүп-чар-чүпме, әллә кош ризыгымы, дигән бәхәс туды. Канатлы дусларыбыз хакында кайгыртабыз икән, нигә әле җимлек ясап элеп куймыйбыз?!

Төзекләндерү, чисталык кагыйдәләре турында газета битләрендә даими язмалар урнаштырып килсәк тә, халык "бер тырмага кабат-кабат баса килә". Штрафлар да саллы гына, югыйсә: гражданнар өчен ул-2000 сумнан 5000 сумга; вазифаи затларга-15000 сумнан 30000 сумга; юридик затларга 55000 сумнан 200000 сумга кадәр. Элек булган кисәтүләр бүген инде законда каралмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: административ комиссия утырышы чүпчар ташлау