Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриковның котлавы

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә.

Бу көнне без беренче чиратта кадерле ветераннарны, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны котлыйбыз. Сез дөньяда иминлек, тынычлык хөкем сөрсен өчен кулыгызга корал тотып Ватан өчен көрәшкә күтәрелдегез. Бу шулай ук Россия гаскәрләре традицияләрен дәвам итеп, төрле елларда үзенең ил алдындагы бурычын намуслы үтәгән ир-егетләр бәйрәме дә. Ир-егетләрнең, ата-бабаларның, хәтта малайларның кулларына корал алып дошманга каршы күтәрелүләре мәңгелек эз тарих битләренә язылып калды. Мондый канкойгыч вакыйгалар башка кабатланмасын, аяз күк йөзе һәрчак, кояшлы булсын. Ир-егетләргә-Ватанны саклаучыларга ихлас күңелемнән ныклы исәнлек, бәхетле гаилә тормышы, барлык эшләрегездә һәм башлангычларда уңышлар телим!

Чүпрәле муниципаль район башлыгы Александр Шадриков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ватанны саклаучылар көне