Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чүпрәлегә килде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Чүпрәлегә килде. Республика җитәкчесе иң элек кыр эшләре белән вертолеттан танышып йөрде. Һәм күптармаклы технологияләр техникумының тәҗрибә участогында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче җәмгыять җитәкчеләре, агрофирма филиаллары директорлары, белгечләр белән очрашты.

Район башлыгы Александр Шадриков язгы кыр эшләре белән таныштырганда узган тәүлектә 2300дән артык гектарларда уңышка нигез салынуын, барлык төр ресурсларның җитәрлек күләмдә булуын әйтте.

-Үзебезнең хәлдән килгәннең барысын да эшлибез, быелгы көз мул уңышлы булсын иде инде, ничә ел рәттән өмет иткәнне ала алмадык, -диде.

-Без тырышкан гына җитми шул, күктән дә күп нәрсә тора,-диде Рөстәм Миңнеханов, һава торышына ишарәләп. - Ә кыр эшләрен югары дәрәҗәдә оештырганыгыз күренеп тора. Туфракның да сездә иң югары бонитетлы булуы вертолёттан да күренә. Кырларыгызда аерым бер яшеллек, -диде.

Премьер-министр урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, быел республика буенча да язгы чәчүнең, үткән елгыга караганда, бер атнага соңга калуы турында белдерде.

-Шулай да чәчү вакытында төгәлләнер, диеп уйлыйбыз, чөнки кырлар тигез өлгерә. Үткән ел исә бу вакытка 436000 гектарда эш төгәлләнгән иде инде. Аерма 200000 гектар,-диде ул.

Министр, шулай ук, авыл хуҗалыгында быел кәтелә торган чараларга да тукталды. Хуҗалыкларында 5-6 сыер тотучыларга өстенлекле шартларда кредитлар бирелү каралачак икән һәм сыер асрап карамаган авыл кешесе бу эш белән шөгыльләнергә теләп сыер яки тана ала калса, андыйларга да бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтүне планлаштырганнар.

Президент чәчү эшләре белән генә кызыксынып калмыйча, республика программаларының районда ни рәвешле үтәлеше турында да сорашты. "Чиста су" программасы буенча башланган эшнең дәвам иттереләчәге турында белдерде.

Ул шулай ук "Балалар иҗат йорты"ның төзелешен карады, объектны 20 августка файдалануга тапшыруны максат итәргә кирәклеген әйтте.

Дан монументындагы мәңгелек утка чәчәкләр салды, Чүпрәле каһарманнарының якты истәлеге каршында башын иде, бертөркем ветераннар белән истәлек өчен фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле язгы чәчү барышы эш визиты