Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә юлларны төзәтүгә апрель аенда керешәчәкләр

Быел Чүпрәле районы юлларында 20 мең квадрат метр төзәтү эшләре планлаштырылган.

Аның өчен хөкүмәт бюджетыннан 10 миллион сум акча каралган. Әйе, жиһанда яз үзен көннән- көн ныграк сиздерә. Һава торышы җылыну белән юлларның бозыла башлавы безгә яңалык түгел инде анысы. Белгечләр әйтүенә караганда, эссе дә, суык та юлларны бозмый. Ә менә һаваның кискен үзгәрүе, ягъни көндезге 5 градус җылыдан төнге 10 градуска кадәр суыну юллардагы асфальт катламын бик нык җимерә икән.

-Юллардагы чокырларны тигезләргә апрель урталарында керешәбез, техника эшкә әзер, эшчеләр җитә. Иң мөһиме ремонтның технологиясен төгәл үтәргә кирәк. Башта чокырның әйләнә тирәсен тигезләп кисәбез, аннан соң кысылган һава белән чистартып алгач газ горелкасы ярдәмендә җылытабыз. Шуннан соң гына асфальтбетон салабыз,- ди юл төзекләндерү оешмасы җитәкчесе Валерий Художитков.

Сүз уңаенда шуны да искәртик, район үзәгеннән читтәрәк юлларның, әлбәттә, яхшырак булуын телисе килә. "Матак һәм Татар Шатрашаны юнәлешендәге асфальт юллар бөтенләй диярлек чокыр- чакырдан тора. Аннан машина белән үткәндә кычкырып җылыйсы килә,- диләр машина йөртүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлларны төзәтү