Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Хезмәт коллективларында Өлкәннәр көненә багышлап күп төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. 1 октябрьдә район мәдәният йортына район үзәгендә яшәүче ветераннар һәм пенсионерлар чакырылган иде.

Елдагыча өлкәннәр бәйрәме ун көн дәвам итә. Бу чорда ветераннарны хөрмәтләү, алар белән очрашу кичәләре үткәрү, бәйрәм концертлары оештыру карала. Бу хакта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов та искәртте. "Ихлас күңелдән сезне Өлкәннәр көне белән котлыйм. Илебездә бу бәйрәм быел 22 нче мәртәбә билгеләп үтелә.

Район тормышында актив катнашуыгыз, актив гражданлык позициясендә торуыгыз һәм тынгысыз җанлы булуыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтәбез. Болар безнең өчен бик мөһим, чөнки сез акыллы, тәҗрибәле һәм тормышны нигезеннән аңлаучы буын кешеләре,"- диде ул залда утыручы ветераннарга мөрәҗәгать итеп. Көз. Календарьда булсынмы, кеше тормышындамы, бу вакытта бөтен эшләргә нәтиҗә ясала. Өлкән яшьтәге кешеләрнең бәйрәме көз аенда билгеләп үтелү дә тикмәгә түгел. Үткән тормышта нәрсә эшләнгән? Яшь буынга тапшырырлык нинди алымнарыбыз бар? Ветераннарның район советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов та үзенең чыгышында моңа нык игътибар итте. Аннан соң ул өлкәннәр яшәеше белән даими кызыксынып торган һәм аларга уңай шартлар булдыруны тәэмин итү буенча кайгыртучанлык күргән өчен район җитәкчелегенә рәхмәт әйтте, ветераннар арасында оештырылган "Иң зәвыклы бакча" конкурсы йомгакларына йомгак ясады. Конкурста җиңүне Иске Чүпрәле авылында яшәүче сугыш ветераны Расих Яфизов яулады. Аңа Диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды. Бәйрәмгә концерт белән якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты ИлСаф кайткан иде. Үз төркеме белән алар ике сәгать буе бик матур концерт күрсәттеләр. Чувашия Республикасыннан килгән җырчы Полина Федорованы да тамашачылар яратып тыңладылар, бергәләшеп залда биеп тә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне