Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә кыр эшләре әзерлегенә билге куелды

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында оештырылган конкурс машина - трактор паркларының язгы кыр эшләренә ни дәрәҗәдә төзеклеген тикшерүгә юнәлтелгән иде.

Монысын инде хәлиткеч әзерлек дип атарга да җирлек бар. Төзекләндерү звенолары, механизаторлар һәм орлыкчылык өчен җаваплы хезмәткәрләр абруйлы комиссия алдында җитди имтихан тоттылар. Конкурс эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының бөртекле һәм техник культуралар секторының әйдәп баручы киңәшчесе Ф. Зиннатов, Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек итү буенча идарә начальнигы Р. Зиатдинов, "Ак Барс Холдинг компаниесе" ачык акционерлык җәмгыятенең агропромышленность комплексы департаментының инженер- техник бүлеге баш белгече Р. Шәяхмәтов, район агро идарәсе начальнигы И. Мөхәммәтҗанов, идарәнең баш белгечләре, "Гостехнадзор" ның баш дәүләт инспекторы И. Шәйхаттаров авыл хуҗалыгы предпритиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Конкурс машина- трактор паркларының әзерлеге (иң югары 25 балл), хезмәтне саклау (иң югары 5 балл), үсемлекчелек (иң югары 10 балл) номинацияләре буенча үтте. Аның барышында кыр эшләрендә катнашачак тракторларның әзерлеге, техник карау үтүләре, төзекләндерү звенолары, күчмә эретеп ябыштыру агрегатлары, счетчиклы ягулык- майлау салу техникасы, эш планы буенча тырмаларны, культиваторларны, чәчкечләрне кәтүкләрне агрегатлаштыру, техник хезмәт күрсәтү пунктлары тикшерелде. Хезмәтне саклау буенча да таләпләр катгый булды. Кеше гомерен, аның сәламәтлеген саклау һәр вакыттагыча алгы планга куела. Штат буенча 50 кешедән дә артык хезмәткәр эшләгән оешмада хезмәтне саклау буенча белгеч булырга тиеш икәнлегенә басым ясалды. Шулай ук механизаторларны һәм хезмәт күрсәтүче персоналны махсус эш киемнәре белән тәэмин итү турында искәртелде. Үсемлекчелеккә килгәндә, тиздән орлыкларны химикатлар белән агулау башланачак. Бу эшне башкарган вакытта да сак булу таләп ителә, эшчеләрнең медицина комиссиясен үтүе бик мөһим. Гомумән алганда, Казан кунаклары Чүпрәле игенчеләренең тырышлыкларына югары бәя бирделәр һәм алдагы кыр эшләрендә сынатмаячакларына ышаныч белдерделәр, моның өчен бөтен мөмкинлекләр булуын әйттеләр. "Без таләп ителгәннәрнең барысын да эшлибез, иң мөһиме һава торышы аяк чалмасын иде",- ди "Цильна" җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров. Гомуми баллар буенча җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте һәм "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы җиңү яуладылар. "АгроТранспорт" җәмгыяте, "Низамов А." коллектив фермер хуҗалыгы һәм "П. В. Дементьев исемендәге агрофирма механизаторларының кыр эшләренә яхшы әзерләнүләре билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыр эшләре