Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Без-бер халык! Без-бер ил!"

Бүген Чүпрәле район мәдәният йортында "Бердәм Россия" партиясе җирле " Яшь Гвардиячеләр " җәмәгать оешмасының форумы узды. Ул "Без- бер халык! Без- бер ил!" девизы астында үтте.

Форум эшендә район башлыгы Тимур Нагуманов катнашып, " Яшь Гвардиячеләр " хәрәкәте иң көчле, иң актив яшьләрне туплаганлыгын һәм алар район тормышында үз өлешләрен лаеклы кертүләрен билгеләде.

-Әле күптән түгел генә, район ветераннар советы пленумында киләчәк турында сүз кузгатканда, аның ышанычлы кулларда булачагына фикерләр әйтелде. Чыннан да сездәй яшьләр булганда киләчәгебезнең гел үсештә буласына иманым камил. Һәрбер башлангычыгызда уңышлар юлдаш булсын",-диде ул чыгышында.

Чарада Уби урта мәктәбе укытучысы Наталья Сердцева да сәхнәгә күтәрелеп, "Яшь гвардиячеләр"нең әле яшь оешма булуына карамастан, инде шактый эшләр башкаруын әйтеп үтте. Үзе дә шушы оешма вәкиле буларак, Наталья Сердцева алда да яшьләр илдә барган сәясәттә үз өлешләрен кертәчәкләрен белдерде.

Форум кысаларында " Яшь Гвардиячеләр " җәмәгать оешмасының конференция эше алып барылды. Яшьләр көн тәртибендә каралган җирле штаб начальнигын, контроль-ревизия әгъзаларын сайлауда катнаштылар.

Бүген, шулай ук, яшьгвардиялеләрнең рәтләре тагын да тулыланды. Хәрәкәтнең членлык билетларын алар район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов кулыннан алдылар.

Бүгенге яшьләребезнең илдә барган вәзгыятькә үз карашлары. Меңләгән гомерләрне юк иткән теракт проблемаларына алар да битараф түгел. Бу хакта форумда аерым тукталып, видеороликлар күрсәтелде. Сәхнәдә шушы афәтне чагылдырган бию тәкъдим ителде. Теракт нәтиҗәсендә бер гаепсез өзелгән гомерләр бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Форум эше җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәясәт