8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тантана
Бүген 1 номерлы Иске Чүпрәле мәктәбенең актлар залында район башлыгы Тимур Нагуманов район оешма, предприятие, учреждениеләрендә хезмәт куючы һәм куйган хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләде.
Чара "Умырзая" халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Руслан Шәрәфетдинов) чыгышы белән башланып китте.
-Һәр елны март аеның иң дулкынландыргыч әлеге көнендә очрашуыбыз икеләтә куанычлы. Бүген залда районның төрле өлкәсендәге үсеше өчен көн-төн хезмәт куючы иң гүзәл вәкилләре: табибәләр, мөгаллимәләр, авыл хуҗалыгы эшчәннәре, әниләр җыелган. Сезнең һәрберегезнең елмаюлы йөзләрен күреп, сабырлыгыгыз алдында баш иябез. Хатын-кыз ул гомер юлдашы, без ир-атлар өчен ныклы терәк. Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә, бәйрәм белән Сезне, -диде район башлыгы Тимур Нагуманов залда утыручылар алдында чыгыш ясап.
Аннан соң район башлыгы "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсында катнашып, төрле номинацияләрдә җиңү яулаган гүзәл затларны тәбрикләп, Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Менә алар: "Хатын-кыз - ана" номинациясендә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең озайтылган көн группасы тәрбиячесе Сенара Баһаутдинова, "Хатын-кыз - лидер, җәмәгать эшлеклесе" номинациясендә Иске Кәкерле җирле үзидарә сәркатибе Сария Исхакова, "Хатын-кыз - сыйныф җитәкчесе" номинациясендә Иске Шәйморза урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Ханбикова, "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Зоя Кузнецова, "Өченче буын героинясы" номинациясендә Мочәли авылыннан Кадрия Хисаметдинова. Шулай ук, Яңа Элмәле авылыннан 11 бала анасы, "Ата-ана даны" ордены иясе Валентина Мулеева да район башлыгы кулыннан Диплом һәм бүләкләр алды.
Тантанада район мәдәният йорты хезмәткәрләре, табибә акушер-гинеколог Светлана Тяхина, Иске Шәйморза мәдәният йорты директоры Тәлгат Җаббаров, укучылар башкаруында концерт номерлары тәкъдим ителде. Соңыннан залда утыручы барлык гүзәл затларга район хакимиятеннән бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев