Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

"Цильна" җәмгыяте сыер савучысы - район чемпионы

Авыл җирлегендә сыер савучы хезмәте мактауга һәм олы хөрмәткә лаек.

Яңгыр дими, салкын дими алар иртә таңнан торып фермага ашыгалар. Авырлыкларга карамастан, күпләре үзләре сайлаган һөнәргә гомере буе тугры кала. Өлкән яшьтәге сыер савучылар белән сөйләшкәндә еш кына: "Фермада эшләү дәверендә эшләмәгән хезмәт калмады, чиләкләп тирес тә түктек, иңнәргә күтәреп маллар алдына печән - салам да ташыдык. Өйгә йокларга гына кайта идек. Булды инде авыр вакытлар, хәзерге ферманы күз алдына да китерә алмый идек бит",- диләр.

Чыннан да алар белән килешмичә мөмкин дә түгел. Кайчан гына әле һәр сыердан елына берәр мең килограмм сөт алу да нинди зур шатлык, зур бәхет иде. Аннан соң 2, 3 мең! Үткән ел район сыер савучылары һәр сыердан уртача сөт савуны 5500 (!) килограммга җиткереп, яңа рекорд куйдылар. Әлбәттә, ярышның алгы сафында "Цильна" хуҗалыгы терлекчеләре бара.

-"Цильна" да хезмәт кешесенең эшен күрә беләләр, хөрмәтлиләр, сөенә-сөенә, тырышып эшлибез. Хезмәт хакларыбыз да яхшы, аны һәрчак үзвакытында алабыз, - дип сүз башладылар хуҗалыкның Илнур Фәтхуллов җитәкләгән 2 номерлы товарлыклы - сөтчелек фермасы терлекчеләре. "Сез барыгыз да алдынгы, шулай да алдынгыларның да алдынгысы була, сездә "бүгенге көн герое" кем?",- дип кызыксынам сыер савучылардан. Барысы бер тавыштан: "Әлегә Лилия, аның артыннан ук җитешеп баручылар да бар".- диештеләр янәшәмдә баскан ханымнар. "Ярыш мәгълүматлары белән бар да таныш икән",- дип уйлап куйдым. Лилия дигәннәре коллективта моннан биш элек кенә эшли башлаган. Гаиләсе белән читтә яшәп караганнар, әмма туган җир үзенә тарткан. "Өч ел гына Питрәч районында яшәп алдык, туган авыл гел сагындыра, тормыш иптәшем Дамир белән утырып киңәшләштек тә янә Кече Чынлыга кайттык. Ирем тракторда эшли, үзем сыерлар савам. Мин элек тә терлекчелектә эшли идем, шуңа күрә ферма эше миңа чит түгел"-, дип танышып киттек "Цильна" маягы Лилия белән. - Уңышларның сере - үз эшеңне, малкайларны чын күңелеңнән яратуда. Әнә шул мәхәббәтне сизмәсәләр, рәнҗетсәң, сыер сөтен дә бирми, урынына да басмый ул. Үпкәли-, ди Лилия ярым шаяртып. Бүген үз группасындагы 32 сыерның һәркайсыннан уртача 27 килограмм сөр савучы алдынгының һәр сүзендә хаклык бар. Аннан азга гына калышып баручы Зөлфия Җәббарова, Алсу Хәйбуллова һәм Зөмфирә Сәйфетдинова да аның сүзен раслыйлар. Хуҗалыкның баш ветеринария табибы Фәнис Сөләйманов та терлекчеләр эшеннән канәгать. "Хуҗалык көн саен 23 тоннага якын югары сыйфатлы сөт сата. Лилия Рәимова быелның биш аенда тулаем 15,5 тонна сөт сауды. Сыер савучыларыгыз күпме хезмәт хакы алалар, дип сорарсыз. Яшермибез, айга 42 мең сум алучылар да булды",- ди табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сыер савучылар ярышы