Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район эчке эшләр бүлеге тарафыннан законсыз әйләнештәге алкогольле эчемлек сату итүчеләр токарланган

Соңгы елларда алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше белән көрәш проблемасы аеруча кискенләште. Оператив хәлгә анализ ясаганнан соң тискәре тенденцияләрнең тирәнәя баруы ачыкланды.

Хәзерге вакытта яшертен цехларда әзерләнгән һәм район территориясенә кертелгән алкогольле ялган продукциянең бәясе законлы җитештерелгән спиртлы эчемлекләрнекеннән ике мәртәбәгә очсызрак. Бу юнәлештә без бик күп чаралар үткәрәбез, этил спиртының нинди каналлардан килүен ачыклыйбыз, китерүчеләрнең һәм сатучыларның эзенә төшәбез. Агымдагы елның ике аенда гына да эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең оператив эшләүләре нәтиҗәсендә законсыз әйләнештә булган 50,375 литр алкогольле эчемлекне сатуга киртә куелды. Шуларның яртысы диярлек Казахстан Республикасында җитештерелгән эчемлекләр булып чыкты. Әлеге төбәктән кайтарылган исерткечләрнең күпчелек өлешен "Кристалл" һәм "Парламент" исемле шешәләр били. Район территориясе аша федераль автотрассасы үтү дә безнең халыкны ялган аракы белән "сыйларга" тулы мөмкинлекләр ача. Казан- Ульяновск- Чүпрәле автомобиль юлының 14 нче километрында Буа кешесе идарә иткән автомашина туктатыла. Тикшерә башлагач машинада келәймәсез һәм бернинди документсыз 12 шәр шешә куелган өч ящик "Парламент" исемле аракы булуы ачыклана. Мондый фактлар аз түгел.Нәкъ шушы көннәрдә генә район территориясендә төрле маркадагы коньяк һәм башка төрле спиртлы эчемлекләр белән сату итүче берәү тоткарланды. Тикшерә башлагач аның Ульяновск кешесе һәм машинасында 160 литрдан артык спиртлы эчемлек барлыгы беленде. Райондашларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә, намусын аяк астына ташлаган кайберәүләр кесә калынайту максатыннан агу белән сату итәләр. Ә нәтиҗә бер- гаиләләр җимерелә, балалар ятим, аналар тол кала. Әлбәттә, без андый җинаятьчеләр белән бик җитди көрәш алып барабыз, суд алдына бастырабыз. Кеше гомере белән шаярырга берәүгә дә хокук бирелмәгән. Бу очракта киң җәмәгатьчелек тә читтә калмасын иде. Сезнең активлылыгыгыз безгә бик мөһим. "Агу" сәүдәгәрләрен бергәләп фаш итик. Үзегез яши торган җирлекләрдә шундый фактларга юлыксагыз һичшиксез эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: законсыз әйләнештәге алкогольле эчемлек Район эчке эшләр бүлеге