Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Закон гуманлы, ә без?..

Җинаять башкару системасына 133 ел тулды. Чүпрәле муниципаль районы территориясендә бу вазифаны Россиядә җәза үтәтү Федераль хезмәтчелегенең ТР буенча идарәсенә караган җәза үтәтү инспекциясе башкара.

Җинаять җаваплылыгы һәм җәза үтәтү сәясәтен үзгәртеп коруның бүгенге этабында аны гуманлаштыру өчен күп эшләр гамәлгә ашырылды. Ул процесс әле дә дәвам итә. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен җаваплылык көчәю белән беррәттән, авыр булмаган җинаять кылучыларга карата җәзаларны йомшарту чаралары да күрелә. Әле берничә ел элек кенә җинаять җаваплылыгына тартылган гражданнарның 60 проценттан күбрәге ирегеннән мәхрүм ителә иде. Хәзер аларның саны ике мәртәбә диярлек кимеде. Шул рәвешле ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза үтәүчеләр саны кискен артты. Судлар тарафыннан җәмгыятьтән аермыйча билгеләнүче җәзаларны төзәтү эшләренә мәҗбүри хезмәткә тарту һәм аерым вазифаларны биләү яки аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү җәза үтәтү инспекциясе тарафыннан тормышка ашырыла. Безгә шулай ук, шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрнең һәм йөклелек яки кече яшьтәге балалары булу аркасында суд тарафыннан җәза срогын кичектерү билгеләнгән хатын- кызлар тәртибен контрольдә тоту йөкләнгән,- дип сөйли подполковник Илдар Мөшәрәпов.

-Әлеге инспекция аша ел саен 130 лап кеше уза. Аларның 10 процентын диярлек хатын-кызлар һәм балигъ булмаганнар тәшкил итә. Җәза үтәү җаваплылыгына килгәндә, кызганычка каршы, хөкем ителгән кайбер кешеләрдә җәзасыз калу хисе барлыкка килә. Һәм алар янә җинаять юлына басалар, яисә суд карары таләпләрен тиешле дәрәҗәдә үтәмиләр. Мондый очракта, гамәлдәге закон нигезендә суд андый затларны төзәтү колонияләренә җибәреп, җәмгыятьтән изоляцияләргә мәҗбүр була. Суды ышанычын акламыйча, законга буйсынмаучылар әледән-әле теркәлеп тора. Ә бит алар хөкемне өендә торып, гаиләсеннән аерылмыйча да үти ала иде. Әле соңгы вакытта гына җәза үтәтүнең яңа төрләре гамәлгә керде. Әйтик, наркомания чире белән авыру сәбәпле хөкем карары кичектерелгән кешенең һәм суд хөкем карары чыгарганчыга кадәр гаепләнүчегә яки шик астына алынучыга билгеләнгән өй аресты төрендә торучының тәртибенә контрольлек итү башкарыла. Боларның барысын да анализлаганда, Россиядә законнарның гуманлы булуына юлыгасың, ә үзебез? Без законнарны үтибезме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәясәт