Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Үзгәрешләр керде

2012 нче елның 1 гыйнварыннан биналарны, корылмаларны, тәмамланмаган төзелеш объектлары биналарын дәүләт исәбенә алуның яңа тәртибе гамәлгә керде. Ул Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 577 санлы боерыгы белән 2011 нче елның 14 октябрендә расланган иде. Башка пилот регионнары исәбендә Татарстан Республикасы да, яңа технологияләрне үзләштерү өчен, старт мәйданчыгы буларак билгеләнде. 2012...

- Ленара Акмалутдиновна, биналарны, корылмаларны дәүләт исәбенә алу тәртибендәге үзгәрешләрнең сәбәбе нәрсәдә?

- Соңгы елларда дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге яңа про-ектларның күпчелеге система эшен оптимальләштерүгә юнәлтелгән, дәүләт хезмәтләренә мөрәҗәгать иткән гражданнар белән эшләүнең сыйфатын яхшырту өстенлекле юнәлеш булып тора. Капиталь төзелеш объектларын дәүләт исәбенә алудагы яңалыклар искәрмә түгел, чөнки аларның төп бурычы - кадастр учеты органын һәм гариза бирүчеләрне 2013 елда булачак күчемсез милек турындагы бердәм закон нигезендә капиталь төзелеш объектларын кадастр исәбенә алуга талгын күчүгә әзерләү.

- Нинди үзгәрешләр иң мөһиме дип санала?

- Беренчедән, ике ел дәвамында, 2012 нче елның 1 гыйнварыннан башлап, техник план әзерләүне дәүләт техник учеты һәм (яисә) техник инвентаризация буенча оешмалар, шулай ук кадастр инженерлары башкарачак. Документларны әзерләү өчен кемгә мөрәҗәгать итәсен гариза бирүче үзе хәл итә. Элек техник учет өчен документларны бары тик техник инвентаризациянең аккредитацияле органнары гына эшли ала иде.

Икенчедән, капиталь төзелеш объектын учетка кую өчен хәзер техник инвентаризация органы гына түгел (моңа кадәр ул шулай иде), ә хокук иясе үзе мөрәҗәгать итә ала.

Моннан тыш, гыйнвар аеннан кадастр палатасына корылма, бина яисә тәмамланмаган төзелеш объектлары турында мәгълүмат сорап, хокук иясе генә түгел, ә һәркем мөрәҗәгать итә ала.

Шунысын да белеп торырга кирәк: күчемсез милек кадастры турындагы закон үз көченә кергәнгә кадәр (капиталь төзелеш объектларын кадастр учетына алу өлешендә) учетка кую да, корылмалар турында мәгълүматлар алу да бушлай башкарылачак.

Реклама

- Үзгәрешләргә күчү өчен берәр чор, "күнегү вакыты" билгеләнәме?

- Әйе, закон чыгаручы тарафыннан эшнең яңа кагыйдәләренә күчү процессы йомшартылган. Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 268 санлы (2006 ел, 8 сентябрь) боерыгы белән билгеләнгән тәртиптә кадастр палатасына 2012 нче елның 1 гыйнварына кадәр бирелгән капиталь төзелеш объектларына дәүләт учетын башкару турындагы гаризалар әлеге тәртип нигезендә карала.

Моннан тыш, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 577 санлы (14 октябрь, 2011 ел) боерыгы гамәлгә кергән көннән алып, өч ай дәвамында гариза бирүче техник план урынына дәүләт теркәве өчен техник паспорт бирергә хокуклы.

Капиталь төзелеш объектларын техник учетка куюны эшләүнең вакытлары турында исегезгә төшерәсем килә. 1 гыйнвардан әлеге процедура 20 көн дәвамында башкарыла. Корылмаларга һәм төзелешләргә мәгълүматлар тапшыру вакыты элеккечә калды - 5 эш көне.

Сүземне йомгаклап, гариза бирүчеләргә борчылмаска киңәш итәм. Чөнки үзгәрешләр белән бәйле барлык уңайсызлыкларны киметү максатында кадастр палатасы тарафыннан барысы да эшләнәчәк. Бу безнең учреждение базасында федераль органнар тарафыннан гамәлгә кертелүче проектларның беренчесе түгел, без булачак үзгәрешләргә позитив карыйбыз. Республика халкы тарафыннан да уңай караш булыр, дип уйлыйбыз.

- Ленара Акмалутдиновна, аңлатмаларыгыз өчен рәхмәт. Яңа проектларны тормышка ашыруда уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев