Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясендә чүпрәлеләр 2 миллион сумнан артык булышлык күрсәткән

Берничә ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе игълан ителгән иде. Министрлык республика районнарындагы төрле оешма һәм предприятие җитәкчеләрен, уңышлы эш корган эшкуарларны үз мәктәпләренә ярдәм итәргә өндәде.

-"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе бик тә кирәкле чара булып чыкты. Мәктәпләргә ярдәм бервакытта да артык түгел. Акция балаларның уку шартларын яхшыртуга, гомумән мәктәп тормышына, игътибарны арттырды,- ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Марс Хәлиуллов.

Городище урта мәктәбенә 1841 елда нигез салынган

Райондагы башка белем учреждениеләренең күпчелеге шикелле әлеге мәктәп тә капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Агымдагы уку елында мәктәп коллективы, ниһаять, республика программасы нигезендә төзекләндерелгән яңа бинага керде. Алай гына да түгел, әлеге мәктәпнең ашханәсе быел тулысынча авылдашлары, якташыбыз, Чебоксар шәһәренең "Тус" җәмгыяте генераль директоры Николай Угаслов ярдәме белән ремонтланган. Николай Угаслов әлеге эшләргә 1 миллион 800 мең сум күләмендә акча күчергән. Ашханәгә тулысынча евроремонт уздырылган, яңа җиһазлар кайтарылган. Әйтергә кирәк, Николай Угасловның үз мәктәбенә бу беренче ярдәме түгел. Моннан өч ел элек ул спорт белән шөгыльләнү залында да төзекләндерү үткәргән иде.

Зинаида Никонорова (1984 елдан бирле мәктәптә), Мария Эндюкова (23 ел эшли), пешекчеләр:

-Моңарчы ризык әзерләү өчен суны коедан ташый идек. Суның кайнары түгел, салкыны да юк иде. Хәзер исә, рәхәт. Бар уңайлыклар тудырылган, чиста, эшлисе генә килеп тора. Тик инде лаеклы ялга чыгар вакыт җитә, кызганычка каршы.

-Чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз, авылдашларыбыз арасында ярдәм кулы сузучылар байтак. Быел гына да Александр Леонтьев 250 мең сумлык, Виктор Мугинов, Азат Исхаков, Анатолий Мокшин төрле суммаларда ярдәм күрсәтте.

Балалар бакчасында җылыту системасын алмаштырдык. Әлеге хезмәтләрне башкаручы һәм мәктәпкә дә даими ярдәм итүче эшмәкәр Валерий Салифановкада рәхмәт. Мәктәпнең күп эшләре шушы акция кысаларында башкарыла. Нинди гозерләрегез, бар, дип торучылар булганда эшләве рәхәтрәк, әлбәттә, рәхмәт барысына да, аеруча авылдашыбыз Николай Угасловка,-ди мәктәп директоры Юрий Новый.

Кече Чынлы урта мәктәбе

район белем бирү учреждениеләре арасында иң күп игелек ярдәмен тоючыларның берсе булып тора. Мәктәп директоры Тәскирә Ибраһимова көндәлек, тормыш иганәчебез, дип "Цильна" җәмгыяте директоры Барис Гафуров исемен атый һәм олы рәхмәт сүзләрен белдерә:

-Нинди генә гозеребез, мөрәҗәгатебез булмасын, һәрвакыт беренче ярдәмне Барис Аппаувич күрсәтә. Быел гына да мәктәп өчен бадминтон, волейбол, спорт мәйданчыклары ясатты, технология кабинеты өчен электр тегү машиналары кайтартты. Тегү машиналары 30 ар төрле "операция" башкара.

Мәктәпкә кунаклар да килә, төрле семинарлар: ачык дәресләр уза-һәркайсында аның ярдәмен тоеп яшибез. Ел дәвамына җитәрлек ит, он, шикәр комы белән тәэмин итә.

Әлеге мәктәп үзенең чыгарылышлары, авылдашлары белән, шулай ук, лаеклы горурлана. Шундыйлар арасында иң күп ярдәмне үз мәктәбенә быел "Татнефть нефтехим" идарәсе начальнигы Ирек Хафизов күрсәткән. 200 мең сумлык акция хисабына мәктәпнең укыту кабинетларына кирәкле җиһазлар урнаштырылган, ашханә өчен савыт-сабалар, шулай ук, башка кирәк-яраклар кайтарылган.

Ульяновск шәһәрендәге "Бостон" тегү фабрикасының генераль директоры Әсхать Маликов, өстәмә белем бирү укытучысы Радик Низамов, Кама Тамагы районы прокуроры Фәнис Шәйхаттаров, Борындык элеваторында директор урынбасары булып эшләүче авылдашлары Айрат Аббазов та һәр елны мәктәпкә ярдәм күрсәтәләр икән.

Шланга урта мәктәбендә

белем алып чыккан укучыларның да үз мәктәпләренә хөрмәтләре бик зур. Быел әлеге мәктәпнең күп кенә чыгарылышлылары көче белән 11 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.

Яңа Уби төп мәктәбе

директоры Сергей Молгачев, урынбасары Татьяна Юманова белән берлектә укытучылар коллективы мәктәпләренә үзләре бүләк ясаган. Алар барлыгы 19200 сум күләмендә акча җыеп тапшырганнар.

Мәктәп директорлары арасында әлеге игелекле акциядә Иске Кәкерле урта мәктәбе директоры Наил Исхаков, Иске Чокалы урта мәктәбе директоры Илһам Хәйретдинов та катнашып, үрнәк күрсәткәннәр.

Яңа Элмәле урта мәктәбендә

әйтик, Михаил Мискин, үз мәктәбенә даими булышлык итеп тора. Быел да ул алты мең сумлык ярдәм күрсәтергә өлгергән.

Район җирлегендә һәм читтә яшәп, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең дә әлеге акциягә кушылуы мактауга лаек.

Үзләренең нинди оешмадан, кайдан икәнлеген әйтмичә дә, мәктәпкә ярдәм тәкъдим итүчеләр байтак.

Шулай итеп, район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда агымдагы елда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе кысаларында район мәктәпләренә гомум суммада 2 миллион 80 мең 600 сумлык ярдәм күрсәтелгән.

Акция дәвам итә. Теләүчеләр әлеге изге гамәлгә кушылып, ярдәмнәрен тәкъдим итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев