Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Юлларга халык күзәтү итә

Республикада дәүләт хакимияте башкарма органнарының эшчәнлеген камилләштерүдә гражданнар фикерләрен исәпкә алуны максат иткән электрон мәгълүмат системасы 2009 елдан бирле эшләп килә. Шушы вакыттан бирле әлеге система күп төрле үзгәрешләр кичереп, бүген инде 131 төрле электрон хезмәт күрсәтә.

uslugi.tatar.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында эшләп килүче "Халык контроле" исеме астындагы мәгълүмат системасы исә иң яшьләрдән санала. Ул агымдагы елның апрель аенда эшчәнлеген башлады. Әле яңа гына булган системадан бүгенге көнгә республикада 3000нән артык кеше файдаланырга өлгергән. Исеменнән үк күренгәнчә, әлеге система халык гозере белән тулыландырыла. Совет чорын искә төшерсәк, бу система элек тә булган. Ул чорда әлеге эшчәнлекне билгеләнгән кешеләр алып барган. Бүген исә заманлашу дулкынына ияреп, "Халык контроле" интернет аша башкарыла.

ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы киңәшмәдә электрон хезмәт күрсәтү системаларының ни дәрәҗәдә актуаль булуы хакында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина сөйләде.

Министр урынбасары әйтүенчә, быел Татарстанда порталдан ике тапкырга диярлек активрак файдалана башлаганнар. Билгеле булганча, порталдагы 131 электрон система үз эченә коммуналь түләүләрне, штрафларны карау һ.б. мөмкинлекләрен алган. Арасында киң кулланышка укучы балалары булганнарның электрон көндәлек системасы ия. Әлеге системадан һәр көнне файдаланалар.

Гомумән алганда, агымдагы елның 8 ае эчендә 5,5 миллион электрон мөрәҗәгать ясалган, интернет челтәре аша 5435 гариза тапшырылган. Электрон чиратка 1,1 миллионнан артык язылу теркәлгән. Барлыгы 416,5 миллион сумга портал һәм банкоматлар аша 1,1 миллионнан артык электрон рәвештә түләү гамәлгә ашырылган.

"Түләүләрнең 70 процент өлеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларга туры килә. Шулай ук, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләрне билгеләп узарга мөмкин", дип сөйләде Әнисә Гайнуллина.

Реклама

Шулай ук, агымдагы елдан тагын яңа электрон хезмәт күрсәтү системасы булдырырга уйлыйлар. Яңа система РФ гражданины паспортын алуда яңа мөмкинлекләр ачачак.

Порталдагы "Халык контроле" системасы исә гражданнарга юл хуҗалыгы, социаль хезмәт күрсәтү, төзекләндерү, экология һәм башка өлкәләрдәге проблемаларны хәл итүдә фикерләр белдерүне күздә тота. Шул рәвешле һәркем сервистан файдаланып, үзе яшәгән җирлек буенча кимчелекләрне күрсәтә ала.

Әйтергә кирәк, әлеге система Мәскәү өлкәләрендә бик актив төстә эшли һәм бүген Приморье якларында да теләктәшлек тапкан. Системага кергән мөрәҗәгатьләр 10 көн эчендә каралырга тиеш. Әлеге хакта Әнисә Гайнуллина, бу ТР Премьер-министры Илдар Халиковның йөкләве дип белдерде. Шулай итеп, районнардан кергән мөрәҗәгать иң элек министрлыкның үзенә барып ирешә, аннан соң гына районнарда каралып, тиешле эшләр башкару өчен җибәрелә.

Бүгенге көндә республикада халыктан кергән мөрәҗәгатьләрнең 30 проценты эшләнгән, калганнары үтәлү өстендә. Иң күбе халык юл уңайсызлыклары, транспорт хәрәкәте, кибетләрдәге хезмәт күрсәтүләр хакында фикерләрен җиткерәләр. Безнең район буенча кергән мөрәҗәгатьләрнең берсе Иске Чүпрәледән, икенчесе Иске Чокалыдан, юлларның начарлыгы хакында. Шуның беренчесе уңай якка хәл ителгән, икенчесе кичектерелгән.

-Система халык белән аралашу өчен менә дигән чара, киләчәктә аның тагын да актив булачагына шигем юк",- диде министр урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык контроле