Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Юл-транспорт фаҗигасенә эләккән шоферларга мәгълүмат-белешмә бүлеге эшләнгән

Агымдагы елның 1 июленнән РФ юл йөрү кагыйдәләренә юл-транспорт фаҗигаләре процедураларын рәсмиләштерү белән бәйле үзгәрешләр үз көченә керде.

Кертелгән төзәтмәләр нигезендә, юл-транспорт фаҗигасе булган очракта, әгәр анда зарар күрүче яисә һәлак булучы булмаса һәм башка транспорт чараларының хәрәкәтенә тоткарлык ясалса, шоферлар хәрәкәт юлыннан машиналарын читкә алып куярга тиешләр. Юл-транспорт фаҗигасенә эләккән шоферлар машиналарга китерелгән зыян буенча үзара килешкән очракта полициягә хәбәр итеп тору мәҗбүри түгел. Әгәр инде юл-транспорт һәлакәтенә эләккән шоферлар үзара килешә алмыйлар һәм алар арасында бәхәс чыга икән, бу очракта юл-транспорт фаҗигасе турында полициягә хәбәр итәргә һәм аларның килеп юл-транспорт фаҗигасен рәсмиләштерү тәртибен аңлатуларын көтәргә туры киләчәк. Тагын бер моментны искәртәсем килә, юл-транспорт фаҗигасенә эләккән шоферлар башка автотранспортның хәрәкәтенә комачауламас өчен машиналарын читкә алып куяр алдыннан юл-транспорт фаҗигасе булган урынны бер генә детален дә калдырмыйча фотога яисә видеога төшерергә тиешләр. Аннан соң ДПС постына яисә ЮХИДИ бүлегенә фаҗигане теркәү өчен килергә тиешләр.

РФ КоАПның 12.27 маддәсендәге 1 часте нигезендә, юл-транспорт фаҗигасенә эләккән шоферларның юл йөрү кагыйдәләрендә каралган вазифаларны үтәмәгән очракта бер мең сум күләмендәге административ штрафка тартылу каралганлыгын да искәртәсем килә.

Юл-транспорт фаҗигасенә эләккән шоферларга ярдәмгә автоинспекциянең (gibbd.ru) рәсми сайтында махсус мәгълүмат-белешмә бүлеге эшләнгән. Анда юл-транспорт фаҗигасен рәсмиләштерү тәртибе аңлатылган. Моның өчен www.gibdd.ru/assistant/dtp сайтына кереп "ДТПны рәсмиләштерү кагыйдәләре" бүлегенә керегә кирәк. Юл-транспорт фаҗигасен рәсмиләштерүнең бернинди кыенлыгы да юк. Бары тик сорауларга дөрес җавап бирергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоферларга