Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Юл төзүчеләр семинары

Тиздән юл төзүчеләр өчен "урак өсте" башлана. Беренче чиратта, кар китү белән алар асфальт массасы чыгаручы заводны эшләтеп, юлларда хасил булган чокырларны каплау белән шөгыльләнәчәкләр.

"Татавтодор"ның рай-ондагы филиалы хезмәткәрләре быелгы сезонга әзерлек эшләрен төгәлләделәр дә диярлек. Ни дисәң дә, алда җәйге киеренке хезмәт чоры. Хәзерге вакытта автопарктагы техниканың төзеклеге кат-кат тикшерелә. Шушы көннәрдә генә республиканың "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге районыбыз филиалында зур семинар-киңәшмә үткәрде. Анда республиканың барлык районнарыннан да "Татавтодор" филиалларының баш инженерлары һәм баш механиклары катнашты.

-Семинар, нигездә, юл төзү техникасын төзекләндерүгә багышланды. Хәзер бит безнең филиалларга бик катлаулы техника кайта. Ә аны эшләтү өчен күп укырга, күп белергә кирәк,-ди Чүпрәле филиалының баш инженеры Айрат Сәнатуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар юл төзүчеләр