Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яшь варислар

Олы буын вәкилләре тәрбияләнгән пионер оешмасына 90 ел тулды.

Оешмага 1922 нче елның 19 нчы маенда нигез салына. 1924 елның 23 январенда оешмага Владимир Ильич Ленин исеме бирелә.

Бүген пионерлар оешмасы хәрәкәтенең дәвамы булып Татарстан варислары берлеге тора.

Юбилейлы дата кысаларында үткән атнада 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 4 сыйныф укучыларының (барлыгы 55 укучы) әлеге берлеккә тантаналы шартларда керү вакыйгасы билгеләп үтелде. Оешмага әгъза булып кергәнче укучылар Татарстан варислары берлеге законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга, эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә дип тантаналы төстә ант иттеләр. Аннан аларга 5-6 сыйныф укучылары варислар берлегенең галстукларын бәйләделәр. Тантананы педагог-оештыручы Фиркать Хәлимов һәм дружина советы рәисе Альбина Алиуллова алып бардылар.

Тантанада чыгыш ясаган Пионерлар хәрәкәте ветераны Венера Фәхретдинова: "Укучылар, без дә нәкъ сезнең кебек балалар оешмасы членнары идек. Без ул вакытта октябрятлар һәм пионерлар дип атала идек. Хәзер бу исемнәр эзтабарлар һәм варислар исеме белән алышынды. Ләкин аларның эш юнәлешләре, максатлары бертөрле. Ул вакытта дружина, отряд исемнәре шушы герой-пионер һәм комсомол исемнәре белән атала иде. Мин, үз чиратымда, сезнең шушы герой-пионерлар кебек курку белмәс, Ватанны яратучы патриот булып үсүегезне телим",-дип билгеләп үтте. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пионерлар, варислар