Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Үткән ел Чүпрәледә 215 мәктәпкәчә яшьтәге бала яңа өй туен билгеләде

2014 ел буйлап сәяхәт кылсак, без сезнең белән күп кенә төзелешләрнең шаһиты булганыбызны исебезгә төшерербез. Гомумән, 2014 ел төзелешләр һәм төзекләндерүләр, район йөзенең уңай якка үзгәрүе белән моңарчы күзәтелмәгән бер аерымлык белән район тарихына кереп калды, алтын хәрефләр белән язылды.

Иске Чүпрәленең көньяк-көнбатыш өлешендә заманча уен мәйданчыклары, җиһазлары белән 80 балага исәпләнгән мәһабәт балалар бакчасы калкып чыкты. Төзелеш барган вакытта балалар бакчасы тулып бетәрме, дигәнрәк шик булса да, бина файдалануга тапшырылу белән мондый шөбһә юкка чыкты. Ясле-бакча урынының районның бу ягында күпсанлы яшь гаиләләр яшәвен күздә тотып сайлануы да үз- үзен аклады, яңа бина да ата-аналарга һәм балаларга ошады, алар анда бик теләп йөри.

Татар Саплыгы авылы кешеләре дә узган ел шундый ук гүзәл биналы булды. Яңа Убида да тугызьеллык мәктәпне, балалар бакчасын, фельдшерлык-акушерлык пунктын бер түбә астына берләштергән күпфункцияле үзәк ачылды. Балалар-безнең киләчәгебез икәнлеге турында уйлансак, киләчәгебезнең заманча шартларда тәрбияләнүе өчен күркәм бер гамәл башкарылды, димәк.

Уку, белем алу өчен шартлар тудыруны, заманча культурага күнектерүне дә күздә тотып мәктәпләрне капиталь төзекләндерүләр дә дәвам итте. Мондый төзекләндерүләр районның өч мәктәбендә башкарылып, җәмгысе 29 млн.нан артык сумга төшкән. Шулай ук без "Туган як" битләрендә кайбер авылларда балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыру өчен төрле биналарда үзгәртеп корулар алып барылуы турында таныштырып бардык. Шундый төзекләндерүләр, яңа төркемнәр ачылу нәтиҗәсендә әлегә кадәр өйләрендә тәрбияләнгән балаларга да балалар бакчаларына йөрү мөмкинлеге тудырылды. Иске Чүпрәледә, Татар Саплыгында, Яңа Убида яңа биналар файдалануга тапшырылу, Матак, Кече Чынлы, Иске Элмәле, Дуван авылларында барган үзгәртеп корулар, төзекләндерүләр 215 баланың "өй туе" билгеләп үтүенең сәбәпчесе булды. Балалар саны ишәеп барган авыллар да бар. Алешкин-Саплык авылында гына да мәсәлән, балалар бакчасына 17 бала чиратта тора иде. Әле бу электрон чиратка язылганнар гына, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә йөрергә тагын да теләүчеләр саны бу авылда 50гә якын диләр.

Реклама

Балалар өчен биш уен мәйданчыгы төзелү, җиде спорт корылмасының файдалануга тапшырылуы да шатлык өстенә шатлык булды. Бу корылмалар балаларның сәламәтлеген ныгытуга, сәламәт яшәүгә күндерүгә хезмәт итәр дигән ышаныч бар.

Уби авылында урнашкан һәм башка өлкә, республика районнарына да хезмәт күрсәтүче "Җылы йорт" приютында да төзекләндерү эшләре барды. Балачактан һәм өлкәнәйгәч физик кимчелеге барлыкка килгән кешеләргә кереп-чыгу юлларын, хезмәт күрсәтүне уңай итү өчен халыкны социаль яклау идарәсендә дә 2 млн. сумга якынлык эш башкарылды. Физик кимчелекле төркемнәргә уңайлыклар тудыру өчен Уби урта мәктәбендә, урамнарда җәяүле юллары төзү өчен 2,6 млн. сум күләмендә чыгым тотылган.

Ике мәктәпне су керүдән коткару өчен 7 млн. сумлык башкарылган дренаж эшләрен дә Матак, Иске Чокалыда белем бирү йортларын саклап калуда, балаларга белем бирүдә сыйфатлы шартлар тудыруда бер адым дип була. Мәктәпләрне ягып җылыту өчен яңа газ казаннары да куелган. Яңалары исә энергосакчыллыкка нигезләнгән. Андый казаннар 8 котельныйда алмаштырылган һәм эш күләме 1,2 млн. сум белән бәяләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәпкәчә яшьтәге бала