Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ут эчендә булган каһарманнар

Быел илебез халкы Бөек Ватан сугышы вакытындагы мөһим вакыйгаларның берсе-Курск бәрелешенең 70 еллыгын билгеләде. Әлеге сугышта күпсанлы Чүпрәле каһарманнары да катнаша. Кызганыч, күпләргә аннан исән кайту насыйп булмый.

Әлеге сугышта булган һәм бүгенге көндә арабызда исән-имин гомер кичерүче райондашларыбыз: Иске Шәйморза авылында Абдрахман абый Камалетдинов һәм Кече Чынлы авылында Имам абый Хайбуллов.

Абдрахман абый сугышка 1942 елда китеп, 1947 елда гына кайта. Казанга ФЗУга укырга киткән җиреннән ул танкчылар ротасына барып эләгә һәм сугышның шушы бәрелешендә катнаша. Бәхеткә, бәрелеш вакытында җиңелчә генә яралана.

-Сугыш башланганда миңа нибары 12 яшь кенә иде әле,-ди тормыш иптәше Солтания апа.-Әлеге коточкыч вакыйганы без олылар белән кырда, утауда ишеттек.

-Янәшәдә күршеләребез-туганнар. Алар белән бергә булгач уңайлы. Социаль хезмәткәребез Факизә Гыйззәтуллина да үз кызыбыз кебек, һәрвакыт ярдәмгә килеп җитә,-диләр Камалетдиновлар.

Абдрахман абый белән Имам абый Хайбулловка сугышта очрашырга туры килми. Бары тыныч тормышта гына алар күрешеп, хәл-әхвал белешеп торалар.

Имам абый белән Кадария апаның бергә тормыш сукмагыннан атлауларына исә 63 ел. Алар биш балага гомер биреп, бүген шуларның кадер-хөрмәтләрендә яшиләр.

Реклама

Әлеге сугышта катнашуларын ике ветеран да горурлык белән сөйлиләр. Чөнки бу бәрелеш сугышның алдагы барышында җиңү көннәрен алып килүдә хәлиткеч роль уйный.

Тыныч тормышта да алар илебез үсеше өчен бар тырышлыкларын куйган шәхесләр. Хезмәт биографияләрендә һәркайсының дүрт дистәдән артып киткән эш еллары исәпләнә.

Хөрмәтле ветераннарыбыз янында булып, әлеге истәлекле вакыйга белән аларны район башлыгы Александр Шадриков тәбрикләде.

-Илебезне дошманнан азат итүдә керткән сезнең өлешегез бәһасез һәм яшь буын өчен үрнәк булып тора. Сезнең алдыгызда баш иеп, олы хөрмәтләребезне кабул итегез. Исән-имин яшәгез, бәхетле картлык сезгә,-дип теләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Курск сугышы