Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Үстергәнне җыеп аласы иде

Үткән атнада көннәрнең кояшлы, коры торуы җәмгыятьләргә һәм хуҗалыкларга шикәр чөгендерен казытып, җир өстенә, кагатларга салуда тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирсә дә, соңгы көннәрдә туктаусыз явучы яңгырлар тагын тоткарлыклар тудырды.

Район буенча шикәр чөгендере культурасы агымдагы елда 4450 гектар мәйданга чәчелгән иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 17 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, шуның 4065 гектарындагы татлы тамырлар җир өстенә казытып чыгарылган. Бу барлык мәйданнарның 91 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан уртача 320 центнер уңыш чыга.

Район территориясендә иң эреләрдән булып саналган "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 2150 гектар мәйданны биләгән шикәр чөгендере басуында татлы тамырларны казытып алып, кагатларга салу эше төгәлләнгән. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш 306 центнерны тәшкил итә. "Цильна" җәмгыятендә татлы тамыр чәчелгән 1000 гектар мәйданның 700дән артык гектарында эш төгәлләнгән. Һәр гектардан чыккан уңыш 450 центнерны тәшкил итә. "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә дә эшләр уңышлы гына бара. Биредә 80 гектарга якын мәйдандагы шикәр чөгендерен казытып алып, дәүләткә тапшырырга калган. Уңыш та ярыйсы гына, һәр гектардан-354 цент-нер.

Яздан алып көзгәчә күп көч һәм хезмәт куеп, чыгымнар тотып үстерелгән шикәр чөгендерен октябрь ае тәмамланганчы югалтуларсыз җыеп алу һәм дәүләткә тапшыру авыл хезмәтчәннәре алдында торган беренчел бурыч булып тора. Шуңа да яңгырлар туктап, көннәр бераз аязытып, кырга техника белән керү мөмкинлеге тууга ук эш дәвам итәчәк. Ә бүгеннәрдә исә, буш вакыттан файдаланып, чөгендер алу комбайннарын һәм тракторларын тагын бер кат карап, ватык механизмнарын көйләп, әзерләп кую бара.

Район җәмгыятьләре һәм хуҗалыкларында кырларны сукалау, кукуруздан силос салу эше төгәлләнде. Бүгенге көндә район буенча шартлы бер баш терлеккә туры килгән азык берәмлеге 25,9 центнерны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шикәр чөгендере