Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Урып-җыю эшләре Чүпрәледә тәмамланды

Районда урып-җыеласы барлык мәйданнарның 97 процентында эш төгәлләнде. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш-21,9 центнер.

"Цильна", "Шәйморза", "Березка" җәмгыятьләрендә, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында бөртекле-кузаклы культураларның уңышын җыю тулысынча төгәлләнде. Иң югары уңыш "Цильна" җәмгыятендә. Биредә һәр гектардан уртача уңыш 42,2 центнер уңыш җыеп алдылар.

Бүгенге көндә район буенча 665 гектарда рапс һәм "Бикчуров" крестьян-фермер хуҗалыгында 914 гектар мәйданда бодай культуралары уңышын җыясы бар.

- Соңгы көннәрдә һава торышы да безгә теләктәшлек итә. Көннәр аязытып, җылытып җибәрде. Аяз көннәрдән оптималь файдаланып, бөртеклеләрне урып-җыю эшләрен атна ахырына төгәлләргә планлаштырабыз. Аннан соң шикәр чөгендерен казытып алуга керешәчәкбез,-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Виктор Митрошкин.

Урып-җыю эшләре белән беррәттән, районда киләсе ел уңышына нигез салу эшләре дә бара. 11 сентябрьгә район буенча 11738 гектар мәйданда чәчү үткәрелде. Бу көзен чәчелергә тиешле барлык мәйданнарның 90 проценты. Район буенча 11302 гектар мәйдандагы җирләр сөрелде.

Шул ук вакытта җәмгыятьләрдә һәм агрофирма филиалларында кышкы чорга терлек азыгын әзерләү эшләре дә дәвам иттерелә-хуҗалыкларда силос салу эшләре бара. Район буенча әлегә 2391 тонна силос салынган. "Цильна" җәмгыятендә силос-421 тонна, "Ак Барс-Чүпрәле" җәмгыятендә 1970 тонна салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урыпҗыю