Ураза гаете намазы Чүпрәле мәчетләрендә иртәнге 04.00 сәгатьтә укылачак
Хөрмәтле райондашлар! Мөселман кардәшләр!
Асыл һәм изге бәйрәмебез Ураза гаете якынлаша. Быел ул 25 июньгә туры килә. Ислам диненең мондый бәйрәмнәрендә барыбыз да мәчетләргә барып сәдакалар бирергә, гает намазлары укырга тырышабыз. Сезнең игътибарыгызга Ураза гаете намазының быел район буенча билгеле бер вакытта, авыл һәм район үзәгендәге мәчеттә-25 июньдә иртәнге 04.00 сәгатьтә укылачагы турында хәбәр итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев