Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Урамда каз асраган өчен штрафка тарталар

Чүпрәле муниципаль районы торак пунктлары территорияләрендә санитар чисталыкны һәм тәртип булдыруны тәэмин итү турында башкарма комитет җитәкчесенең махсус карары бар.

Әлеге документта, шулай ук "Йорт хайваннарын һәм кошларны ветеринария-санитария таләпләренә туры килмәгән торакларда тоту, билгеләнмәгән урыннарда йөртү, күпфатирлы йорт тирәләренә, скверларга чыгару тыела" дигән сүзләр дә әйтелә. Билгеле инде, әлеге кагыйдәләрне бозган гражданнарга карата бөркетмә төзелә һәм аның нигезендә район административ комиссиясе тарафыннан төрле күләмдәге суммада штраф билгеләнә. Ни кызганыч, әлеге таләпләрне үтәмәүчеләр дә очраштыргалый. Комиссиянең чираттагы утырышында шуңа хас бер эш каралды. Кече Чынлы авылында яшәүче Нәҗип Алиуллов бер төркем казларын урам якта читәнләп тотуны хуп күрә. Әмма йорт хуҗасының мондый эше законга каршы килгән һәм аңа карата протокол төзелгән. Әлбәттә инде, административ комиссиягә кунак чакырмыйлар. Бу очракта да казлар хуҗасын каты кисәттеләр һәм бүтән вакытта мондый хәлгә юл куймауны таләп иттеләр. Шулай җәмәгать, мал- туар яисә кош- корт асрыйсың икән аларны тиешле урында тота да бел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафлар административ комиссиядә