Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Уңай бәя алдылар

Муниципаль район Башкарма комитеты карары нигезендә барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында алдан расланган график буенча язгы кыр эшләре башланганчы тракторларга дәүләт техник караулары үткәрелә.

21 мартта ул "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Зур Аксу филиалында үтте. Биредә барлыгы 24 берәмлек транспорт чарасы әзерләнгән иде. Тракторлар прицеплары белән колоннада тикшерелде. "Булачак уңышка нигез салуда катнашачак техниканың техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры китереп төзекләндерелүе төп бурычларның берсе булып тора. Шуңа да тикшерү барышында әлеге юнәлешкә аеруча зур игътибар бирелде",-ди ТР "Гостехнадзор" идарәсенең район бүлеге начальнигы Илдар Шәйхаттаров.

Реклама

Зур Аксу филиалы механизаторларының эше уңай бәяләнде һәм дәүләт техник тикшерү нәтиҗәләре буенча "К-701" тракторын техник карауга яхшы итеп әзерләгән Н.Пайзе, "МТЗ-1221" прицеплы тракторы белән В.Квасов, "МТЗ-82" прицеплы тракторы белән П.Квасов призлы урыннарга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техник күзәтү