Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Украинадагы якташларыбыз-чүпрәлеләр ни хәлдә?

Украинада евромәйданда көчле бәрелешләр барды. Әлбәттә, күршедә генә барган бу драматик вакыйгага беркем дә битараф түгел, шул исәптән чүпрәлеләр дә. Чүпрәледән элек, Совет чорында Украинага китеп урнашкан якташларыбыз бар. Район җирлегендә дә украин милләтеннән булган кешеләр яши. Андагы гадәттән тыш хәлгә карата аларның фикерләрен белештек.

Зур Чынлы авылыннан Җәмил ага Алтынбаевның кызы Гөлфия ханым Кәбирова Украинада яши. Без аның белән элемтәгә кердек.

Гөлфия Кәбирова:

-Тормыш иптәшем Нурислам һәм өч улым да хәрбиләр. Луганск өлкәсенең Красный Луч дигән шәһәрендә 40 еллап инде гомер итәбез. Вакыйга булган урыннан 200ләп километр ераклыкта торсак та, шул бер ил бит ул, әлбәттә, куркыныч. Хәрбиләр булган ир-атларым өчен күңелем аеруча борчыла. Тынычлык урнашсын иде, дип телибез.

Гөлфия ханым күптән түгел генә туган авылы Зур Чынлыга кайткан булган, аның бертуган сеңелесе Гөлия Шиһапова да алар өчен кайгыртуларын белдерде.

Оксана Дәүләтшина, Иске Чүпрәле:

-Мин үзем тумышым белән Украинадан. Кызганыч, бүген әнием дә, әтием дә вафат. 2011 елда соңгы тапкыр анда әтине җирләргә барган идек. Бүгенге көндә анда бертуган энем Виталий, киленебез Ирина, балалары белән гомер итәләр. Интернеттан, телефоннан аралашып торабыз. Энем шахтада эшли. Украинаның бүлгәләнүен күрү кызганыч. Ызгышлардан бигрәк тә җирле халык газап чигә. Барысына да беркайда да эшләмичә йөрүчеләр гаепле. Энемнең гаиләсе өчен бик борчылабыз, көн дә диярлек смс хәбәрләр аша аралашып алабыз.

Любовь Трофимова, Иске Элмәле:

-Донецк өлкәсендә әти ягыннан туган апабыз Нина Бибукова яши. Анда киткәннәренә 30 еллап бар инде. Сирәк булса да кайтырга тырышалар, хәбәрләшеп торабыз. Хәзер интернет заманы. Улы Сергей Бибуков үзенең интернеттагы "Одноклассники" челтәренә көн саен анда барган вакыйгаларны чагылдырган хәбәрләр видеосурәтләр куя. Шуларны күргәч, күңелгә бик авыр. Кирәкмәгән сугышлар гы-на килеп чыкмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Украина беркутлар