Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Участок вәкилләре өй туена әзерләнә

Агымдагы елда Татарстанда эчке эшләр бүлеге участок вәкилләре өчен административ торак комплекслары төзү программасы эшли башлады. Республика районнарында якынча 300ләп участок вәкиле хезмәт куя, быел исә 80гә якын административ-торак комплексы төзү планлаштырылган.

Йортларның гомуми мәйданы 100 квадрат метрга исәпләнгән. Йортның бер ягында "участковый" гаиләсе яшәячәк, икенчесендә эш кабинеты булачак. Бу-участковыйлар өчен мөрәҗәгатьләрен кабул иткәндә тудырылган уңайлык. Хәзерге вакытта территориаль участоклар буенча авылларга беркетелгән хокук сакчыларының күбесе йөреп эшләргә мәҗбүр. Торак комплекслар төзелгәч, җирле хокук саклаучылар авыл халкына тәүлек буе ярдәм күрсәтә алачак һәм андагы тәртипне дә һәрвакыт күз уңында тотачак.

Әлеге программа нигезендә районда ике авылда-Иске Кәкерледә һәм Иске Шәйморзада мондый комплекслар төзелә.

Илсур Басыйров, РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле бүлеге начальнигы:

-Бүгенге көндә йортларны төзү буенча эшләр тулысынча тәмамланды. Һәр ике йортның да эчке ягында җылыту системасы урнаштыру кебек эшләрне төгәлләү бара. Торак комплексларын октябрь ахырында участок вәкилләренә тапшырырга планлаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: участок вәкилләренә өй төзиләр