Язның матурлыгы....су белән
Һава температурасының кинәттән җылынып китүе, табигатьтәге яз процессын тагын да җанландырып җибәрде. Аның каравы, кайбер хуҗалыкларны су басу куркынычы туды.
Дөрес, элек-электән һәр язны ут йотып каршы алган берничә авыл халкының хәлен аңлап, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә саклану чараларын да күрәләр. Әмма көтелмәгән хәл бер авылны, бер хуҗалыкны да аямый. Быел ул хәсрәт Яңа Чүпрәле авылының Гагарин урамындагы кайбер йортларны да читләтеп үтмәде. 2 апрель көнне, кичке якта кар сулары кинәттән күтәрелеп берничә йортның нигезенә кадәр җитте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев