Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Язгы чакырылыш тәмамланды

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 1 апрельдән алып 15 июльгә кадәр егетләрне Кораллы көчләр сафларына алу буенча язгы чакырылыш үткәрелде.

Бу призывта районның 60 егете хәрби кием киде. Алар арасында югары һәм махсус урта белемле белгечләр дә бар. Язгы призыв турында тулырак мәгълүмат алу максатында без Татарстан хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Вил Нуруллинга мөрәҗәгать иттек.

-Вил Ринатович, әле берничә ел элек кенә яшь егетләр армиягә барудан ничек тә качарга, бу уңайдан аларның әти-әниләре дә төрле ысуллар кулланып, газизләрен армиядән йолып калырга тырышалар иде. Ә менә соңгы елларда республика буенча вәзгыять үзгәрде дисәм, ялгышмам кебек. Безнең районда бу өлкәдә хәлләр ничегрәк тора?

-Әйе, соңгы елларда егетләребез арасында үзләре теләп армиягә китәргә теләүчеләр саны артканнан-арта бара. Район буенча һәр чакырылышта безгә җиткерелгән планнарны үтәп киләбез.

17 июльдә ТР призыв комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте. Анда республика буенча язгы чакырылышка тулысынча йомгак ясалды. Утырышта безнең районны уңай яктан гына бәяләделәр. Быелгы язгы чакырылыш чорында безнең районнан хәрби хезмәткә киткән егетләрнең 40 проценты югары белемлеләр иде. Шулай ук, медицина күрсәткечләре буенча да барысы да А категориясенә кергәннәр, ягъни хәрби кием киюче егетләребезнең барысы да армиягә яраклы дип табылган.

-Сер булмаса әйтегез әле, безнең егетләребез кайсы частьләрдә хезмәт итәләр?

-Безнең район егетләре Россиянең төрле территорияләрендә, Ерак Көнчыгыштан алып Калининградка чаклы шәһәрләрдә, торак пунктларда хезмәт итәләр. Армиядә хезмәт итү срогы да электәгечә үк, 1 ел булып калды. Әлегә үзгәрешләр көтелми. Армиягә дә хәзер белемле егетләр кирәк. Шуңа да югары һәм махсус урта белемле призывникларга һәрвакыт ихтыяҗ зур. Аннан соң район үзәгендәге 90 номерлы һөнәри училищега без елына ике тапкыр, көзен һәм язын, теләкләре булган булачак солдатларны С категориясе буенча машина йөртүче таныклыгы алу өчен укырга да юллыйбыз. Аларның укулары өчен Оборона министрлыгы түли.

Биредә мин форсаттан файдаланып, призыв чорында нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен призыв комиссиясе рәисе, район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиулловка, хәрби-табиблар комиссиясе рәисе Иосиф Кукушкинга, полиция начальнигы Илсур Басыйровка рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Шулай ук, күп кенә авыл җирлеге башлыкларына да рәхмәттән башка сүзем юк. Аларның күпчелеге үз вазифаларын намус белән башкарып, булачак солдатларны озатырга да киләләр.

Аннан соң булачак солдатларга Казан хәрби комиссариатыннан частьләргә озатканда түләүсез әзер SIM-карталы телефоннар, беренче кирәк-яраклар тутырылган сумкалар бирелүен дә ассызыклыйсым килә. Соңгы вакытларда армиядә тәртип урнашуын, бабайлык күренешләренең юкка чыгуын да әйтәсем килә. Хәзерге вакытта барлык хәрби частьләрнең ашханәләрендә хәрби булмаган пешекчеләр хезмәт күрсәтәләр. Күпчелек солдатларның әйтүенчә, ашату күпкә яхшырган, азыкны сайлап алу мөмкинлеге арткан. Солдатлар бары тик хәрби әзерлек белән генә шөгыльләнәләр.

Хәрби кием кигәннән соң да егетләребез үзләрен бар яктан да үрнәк итеп күрсәтәләр. Моңа аларның әти-әниләре исеменә җибәрелгән Рәхмәт Хатлары да дәлил булып тора. Шулай ук, алар хезмәт иткән частьләрдән безнең хәрби комиссариат исеменә юлланган хатлар да алабыз. Шундыйлардан мин, мәсәлән, Ленар Яфизовны (армиядән кайтты инде, Иске Чүпрәле авылы), Раил Азизовны (Мәскәүдә хезмәт итә, Кече Чынлы авылы), Александр Ильбейкинны (Астрахань өлкәсендә хезмәт итә, Уби авылыннан), Руслан Латыйповны (Сергиев-Посадта хезмәт итә, Иске Чүпрәле авылы) атар идем. Егетләрнең ничек хезмәт итүләре белән без үзебез дә кызыксынып торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт