Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яз ашыктыра

"Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 1200 тонна, "Цильна" җәмгыятендә-100, "Агротранспорт"та-90, "Шәйморза"да-15, "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә һәм "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында-30ар, "Хафизов" крестьян-фермер хуҗалыгында 20 тонна орлык агуланган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 17 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 2100 гектар мәйдандагы уҗымнарга минераль ашламалар кертелгән. Бүгенге көндә "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 1200 гектарга якын, "Цильна" җәмгыятендә-300 гектар, "Агротранспорт"та 230 гектар мәйдандагы көзге культуралар өстәмә тукландырылган. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында 150 гектар мәйданны биләгән уҗым басуларына өстәмә сый бирү эше төгәлләнгән. Район буенча 3900 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылган. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында-960 гектар, "Цильна" җәмгыятендә-950 гектар, "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә-1276 гектар, КФХ "Низамов"та-250 гектар, КФХ "Хафизов"та 288 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыр язгы эшлђр