Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ястык кадәрле боз...

Язгы суда бату куркынычы була калган очракта гади генә булган кагыйдәләрне төгәл үтәү таләп ителә. Бу уңайдан гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне башкару (Чүпрәле районы буенча) бүлегенең әйдәп баручы консультанты Виктор Кузнецов, түбәндәгеләрне киңәш итә.

-Язгы карлы сулыклар мәктәп яшендәге бала-чаганы аеруча үзенә тарта. Биредә укытучыларның игътибарлары һәм һәрдаим аңлату эшләре алып барулары да җитеп бетмәскә мөмкин. Шуңа да сулыкларда фаҗигале хәлләр килеп чыкмасын өчен балалар һәм аларның әти-әниләре дә игътибарлы булырга тиешләр. Көннәр җылыта башлау белән елга буйларында уйнамаска кирәк. Чөнки кояш җылысы астында кышын нык булып туңган боз акрынлап эри башлый, юкара. Көтмәгәндә ул ватылып, кеше хәтта суга да егылып төшәргә мөмкин. Балалар үзләре генә булган очракта алар үзләренә үзләре генә ярдәм итә алмаячаклар. Әгәр кеше суга егылып төшкән икән, батучыга ярдан 50-80 см озынлыктагы, 20 см киңлектәге һәм 3-4 см калынлыктагы такта, я булмаса 5-8 метрлы кура сузарга кирәк. Кешене судан тартып чыгару белән үк аны җылыту хәстәренә керешү зарур.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек