Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле тармакара технологияләр техникумы укучыларына Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм көне күрсәтелде

"Татарстан Республикасының нотариаль контора" коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү турындагы игълан ителгән иде.

Әлеге уңайдан 20 ноябрьдә Чүпрәле тармак технологияләре техникумы базасында Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үтте. Чараны техникум администрациясе һәм коллективы белән берлектә нотариус Дилә Хәйретдинова оештырды һәм студентларга лекция-дәрес бирде. Лекция-дәреснең нәкъ менә Чүпрәле тармак технологияләре техникумында үтүе дә тикмәгә генә түгел. Чөнки биредә студентларның күпчелеген 9 сыйныфны тәмамлап килгән 15-16 яшьлек яшүсмерләр тәшкил итә. Ә юридик өлкәдә исә аларга күп нәрсәләр таныш түгел әле.

Лекция-дәрес барышында укучылар нотариусның кем булуы, гомумән, аның нинди эшчәнлек башкаруы, төрле килешүләр төзегәндә ни өчен нотариус эшчәнлегеннән файдаланырга кирәк булуы, 14-18 яшьлек балаларның төрле килешүләрне ата-ана ризалыгы белән генә башкара алулары (мәсәлән, техникум яки колледжның түләүле бүлегендә уку турында килешү төзегәндә әти яисә әни кешенең янәшәдә булуы һәм ризалыгы таләп ителә, һ.б.) турындагы сорауларга җаваплар алдылар. Дилә Хәмитовна, шулай ук, студентларга хезмәт кодексы буенча да балаларның хокукларын аңлатты. Дәрес-лекция "Россия Федерациясенең гражданнар кодексы" темасы буенча үтте. Терминнарга ачыклык керткәндә конкрет мисаллар өстендә аңлатып бирү дә студентлар өчен җиңеллек тудырды. Әйтергә кирәк, нотариус Дилә Хәйретдинованың катлаулы юридик терминнарны аңлаешлы итеп, гади телдә аңлатуы да укучыларда зур кызыксыну уятты. Студентлар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм көне