Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа Кәкерле авылында әфганчылар үз акчаларына һәйкәл таш урнаштырдылар

15 февраль-Әфганистаннан совет гаскәрләрен чыгару көнендә Яңа Кәкерле авылында әфганчылар "Без интернационал бурычыбызны үтәдек" язуы белән мәктәп каршында һәйкәл таш урнаштырдылар. Әлеге тантанага бар авыл халкы һәм кайткан кунаклар җыелды.

Әлеге ташны урнаштыру тәкъдиме бер-ике ел элек әйтелә.Яңа Кәкерле авылыннан Әфганистанда 10 егет хезмәт итә, аларның барысы да авылга исән-имин кайта. Ел саен очрашмыйча калмыйлар алар. Менә бу фикерне дә тормышка ашыру турында уйлана башлыйлар. Ташны алар үз акчаларына ясаталар һәм урнаштыралар.

-Башлап бик сораулар булды. Ташка үз исемнәребезне исән чакта яздыру дөрес булыр микән дип, дин кешеләренә мәрәҗәгать иттек, сораштырып йөрдек. Ниһаять, мөмкин, дигән сүзне ишеткәч, изге ниятебезне башкарырга алындык,-ди Газинур Хәйруллин.

Инде әлеге тантанага кайткан әфганчыларның чәчләрен ак сарган. Шулай булса да, алар егетләрдәй җитезлекләрен саклап калганнар, хәрби дусларын сагынып, сөйләшәләр.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов катнашты. Ул әлеге изге эшләренең хөрмәткә лаек булуын искәртеп, интернационалист-сугышчыларга исәнлек теләде.

Авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗәнов һәм мәктәп директоры Шамил Абдрахманов яңакәкереләрнең авылның төзеклеген саклап калуда керткән өлешләрен сөйләп уздылар, рәхмәт әйттеләр.

Соңыннан һәркем өчен мәктәп бинасында концерт узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 15 февральдә Совет Армиясе гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 25 ел тула