Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа Кәкерле төп гомуми белем биру мәктәбендә «Хәтер яктысы» исемле кичә узды

Яна Кәкерле төп гомуми белем биру мәктәбе каршындагы «Күңелле сәяхәтчеләр» ял һәм сәламәтләндерү лагерында, 22 июнь -Кайгы һәм Хәтер көне уңаеннан, «Хәтер яктысы» исемле очрашу кичәсе булып үтте.

Кичәгә Бөек Ватан сугышы толлары, сугыш ятимнәре һәм тыл ветераннары килгән иде. Ярым ач, искиткеч авыр хезмәт, ир - атларнын фронтка китүенә һәм һәлак булуына бәйле гаять зур әхлакый тетрәнүләр шартларында авыл халкы фронтка икмәк, ит, сөт, бәрәңге һәм кием - салымнар җибәреп тора. Крестьян хезмәтенең бөтен авырлыгы хатын - кызлар, картлар, яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Алар җир сөргәннәр, орлык ташып ашлык чәчәкннәр һәм җыеп алганнар.

Үзләре ярым ач килеш армия һәм тылны туйдырулары турында бик күп итеп, тәфсилләп сөйләделәр. Аларның яшьлек еллары ядькәре булган «Герман көе», «Сагыну», «Озату» җырларын жырладылар. Балалар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, «Катюша», «Бөркет» -җырларын жырладылар. "Сугышлар булмасын,киләчәк буыннар мондый афәтне кабат күрмәсен иде", дигән теләк белән кичәбезнең икенче өлеше чәй өстәле янында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 22 июнь хәтер һәм кайгы көне