Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа Ишле авылы җирлеге республика конкурсында җиңүче

Үткән көннәрдә генә Казанда "Закон территориясе" республика конкурсына нәтиҗә ясау тантанасы узды. Әйтергә кирәк, әлеге конкурс 2007 елдан бирле җәмәгать тәртибе урнаштыруда, яшүсмерләргә һәм яшьләргә хокукый тәрбия бирүгә, хокук бозуларны булдырмауга өлеш керткән муниципаль районнар, шәһәр округлары һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм физик затларның уңай тәҗрибәсен тарату, җәмәгатьчелек фикерен белдерү...

Андагы номинацияләр буенча предприятие һәм оешмалар, югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, яшүсмерләр һәм яшьләр белән эшләүче спорт, мәдәният үзәкләре, шәхси сак предприятиеләре, хокук саклау юнәлешендә эшчәнлек алып баручы иҗтимагый берләшмәләрнең дә эшенә бәя бирелә. Быелгы IХ республикакүләм конкурсында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТРның юстиция министры Лариса Глухова, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногъманов, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Җиде номинация буенча 212 конкурсантның эше каралган, конкурс комиссиясе бүләкләү өчен 35 эшне сайлап алган. "Иминлекне тәэмин итү - безнең гомуми бурычыбыз. Бу мөһим юнәлештә эчке эшләр министрлыгы гына түгел, ә республиканың һәр гражданы, һәр уку йорты, һәр муниципаль берәмлек һәм предприятие актив катнашырга тиеш. Шул вакытта гына без һәр өйдә тынычлык булдыра алабыз",- диде үзенең тәбрикләү сүзендә Татарстан Республикасының премьер- министры. ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин "Закон территориясе" конкурсын үткәрүдә булышлык күрсәткәннәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. "Әлеге конкурс илдә үзенең мөһимлеген югалтмый. Анда катнашучыларның елдан- ел арта баруы да инициативалы кешеләр санының үсүен дәлилли. Бүгенге эчке эшләр органнарындагы оптимизация шартларында сезнең ярдәмегез кайчандагыга караганда да бик зарур",- ди министр. Хәзерге вакытта республика шәһәрләрендә 242, авылларда 400 дән артык хокук тәртибен саклау пунктлары эшли, 884 ирекле халык дружиналары 12 меңнән артык кешене берләштерә, Чүпрәле районында да аларның саны 130 га якын. "Форпост" төркеме дә үзенең эшчәнлеген нәтиҗәле оештыра. Шунысы куанычлы, быелгы конкурсның "Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен" номинациясендә Яңа Ишле авылы җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов җиңеп чыкты, беренче урын Дипломы һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс