Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ялгызлыктан дәва бар

1 октябрь-Өлкәннәр көне уңаеннан "Син ялгыз түгел" акциясе старт алды. Аны Татарстанның почта хезмәткәрләре оештырды.

Әлеге социаль акция картлар йортларында яшәүче кешеләр үзләрен ялгыз хис итмәсеннәр, аларны онытканнар дип уйламасыннар дигән максаттан чыгып үткәрелә. Почта хезмәткәрләре җәмәгатьчелеккә өлкән кешеләрнең ялгызлыгының актуаль һәм кискен проблема икәнлеген, әмма әйләнә-тирәдәгеләрнең бер җылы сүз белән дә аларга шатлык бүләк итә алуларын җиткерергә омтылалар. Игътибарга мохтаҗ өлкән кешегә җылы теләкләр язылган хат тапшыру гына да аның бер-берсенә охшаш көннәренә бәйрәм төсе кертә. Ай дәвамында Россия почтасы клиентлары теләсә кайсы почта бүлекчәләреннән түләүсез хатлар, открытка хәтта посылкалар җибәрә алалар. 31 октябрьдә почта хезмәткәрләре аларны картлар йортларына барып, өлкәннәргә тапшырачаклар. "Картлар йортларында тәрбияләнүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтү дәүләткүләм әһәмияткә ия мәсьәлә. Аларга карата мөнәсәбәтнең нинди булуы илнең ни дәрәҗәдә үсеш алуын, мәдәниятен чагылдыра,-ди "Татарстан почтасы" идарәсе директоры Регина Кузнецова. -Үзебезнең акция белән без Россия почтасы клиентларының игътибарын өлкәннәргә юнәлтергә телибез. Картлык ул - акыл, тәҗрибә символы һәм без өлкәннәрнең ялгыз түгел икәнлекләрен белгертергә тиешбез",- ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне