Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ялган акчадан сак бул!

ТРда хокук сакчылары уздырган махсус тикшерүнең нәтиҗәләре күпчелекнең ялган акчаны аера белмәвен күрсәтте. Әлеге уңайдан районда да моңа нык контрольлек ителә.

-Максатыбыз-халыкны уяу булырга һәм ялган акчалар турында тәртип саклаучыларга үзвакытында хәбәр итәргә өйрәтү. Халыкка мөрәҗәгать итеп шуны җиткерәсебез килә, хәзерге вакытта 500, 1000 һәм 5000 сумлык ялган кәгазь акчалар йөрүе мәгълүм. Алар күп төрле серияле һәм номерлы. Ялган акчалар яхшы сыйфатлы итеп эшләнгән. Ялган банкнотларны ачыклауда махсус төгәл жиһазлар кулланыла. Андый купюраларга юлыксагыз яки ялганмы-чынмы икәнлегенә шикләнсәгез, полиция бүлегенә 02, 052, 291-20-02 һәм 291-48-21 телефоннары аша хәбәр итегез,- ди эчке эшләр бүлегенең икътисадый җинаятьләргә каршы служба җитәкчесе, полиция майоры Газинур Иматдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ялган акчалар