Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яктылык һәм игелек дөньясында

Явызлык, ялган, икейөзлелекнең ни икәнлеген белмәгән, йөзендә һәрвакыт елмаю балкыган, Иске Чүпрәле авылында яшәүче Владимир Волков янында булып кайттым.

Аның белән аралаша башлавымның беренче минутыннан ук бар борчуым онытылды. Ул миңа үзенең китап-дәфтәрләрен, язганнарын, ясаган рәсемнәрен күрсәтә, ә күзләре... күзләре шатлык белән тулы. Бераз мактап та җибәргәч, куануларын күрсәгез икән!..

Владимир Волков тумыштан инвалид, аның үзәк нерв системасы зарарланган.

-Туганнан соң, 3 ай үткәч, куллары хәрәкәтләнмәгәнлеген белә башладык. Йөрмәгән җирләр, бармаган хастаханә калмады, әмма файдасыз. Инде язмышыбыз белән килешеп, менә 18 яшенә җиттек,-ди Владимирның әнисе Светлана.

Волковлар гаиләсе Иске Чүпрәлегә моннан 5-6 еллар элек күченеп киләләр. Аңарчы алар Зур Аксу авылында яшәгәннәр. Мондагы 32 кв.метрлы фатирда кысанрак, әлбәттә, Волковларның әле тагын икенче уллары да бар. Шулай да уңайлыклары тудырылган үз "куыш"лары булуына сөенәләр алар.

-Энесенең мәктәптән кайтканын түземсезлек белән көтә. Бергә утырып укыйлар, язалар, компьютерда уйныйлар. Әзрәк үзе дә уйный белә,-ди әнисе олы улы турындагы сүзен дәвам итеп.

Реклама

Агымдагы елда алар яши торган йортка "Уңайлыклы мохит" программасы нигезендә керү-чыгу юлына пандус урнаштырганнар. Моңа бер куансалар, бер борчылганнар.

-Әлегә Владимир белән яшүсмерләр коляскасына утырып йөрдек, әмма ул кечерәеп калды, хәзер өлкәннәрнекенә күчәргә туры киләчәк. Ә подъезддагы юл элеккеге шартка туры китереп ясалган, ягъни яшүсмер өчен. Җитәкчеләр бу проблеманы да чишү юлын тапсалар бик рәхмәтле булыр идек,-ди Светлана Волкова.

-Менә монысы математика, менә монысы рус теле,- дип миңа сузган китапларын янә актарабыз Владимир белән. Хәрефләрне, саннарны кычкырып әйтә, үзе бер әнисенә, бер миңа карый. Әнисе исә бу минутта баласын куәтләндереп, битләреннән сыйпый...

Саубуллашканда да кул болгап, елмаеп калды Владимир. Әлеге мизгелләр кышкы көнгә, тирә-юньгә кинәт язгы кояш килеп кергән кебек тәэсирләр калдырды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар декадасы