Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Якташыбыз Николай Ярзуткинның Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары

Фашистик Германия өстеннән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барган чорда, фронт солдатларын һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү буенча зур масштаблы чаралар күрелә.

Яу кырында батырларча һәлак булган, хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләү,яисә җиңү яулап кайткан солдатларның батырлыкларын барлау эшләре бүген дә дәвам итә.
-Без, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музее- мемориалы мөдире, Хәрби- тарих фәннәре академиясенең член-корреспонденты Михаил Черепанов җитәкчелегендә, сугыш елларында СССРның орден- медальләре белән бүләкләнгән солдат һәм офицерларның, хәбәрсез югалган сугышчыларның туган- тумачаларын эзләүдә ярдәм итәбез,- ди Татарстан Республикасының "Хәтер китабы" редакциясе коллегиясе әгъзалары, тарихчы- эстабарлар Рәхимулла Гарифуллин һәм Әхат Садриев. Ни кызганыч, фронттан кайткач та озак яши алмый вафат булган батырларыбыз да шактый. Иң аянычы шул, аларның артык та тыйнак булулары нәтиҗәсендәме, яисә баштан үткән барлык афәтне дә күңелдә кабат яңартасы килмәүдәнме, күп фронтовикларның батырлыгы әлегәчә барланып бетмәгән. 1923 елда Яңа Уби авылында туган Николай Трофимович Ярзуткин да шундыйларның берсе. Аның 1948 елда туган кызы Елена Яңа Уби авылында гомер кичерә. Ә 1950 елда дөньяга аваз салган улы Валерий вафат. Еленага ике яшь тулып узганда әтиләре дә якты дөнья белән хушлаша. Сугыш михнәтләре үзен бик нык сиздергән күрәсең. Гвардия өлкән сержант, гвардияле 55 нче Таман батальонының отделение командиры Николай Ярзуткин "Кызыл Йолдыз" ордены белән 1943 елның октябрендә бүләкләнә. Краснодар краеның Анапа шәһәре өчен барган сугышта аның отделениесе аеруча батырлык күрсәтә. Немецларның чәнечкеле чыбыклар белән уратып алынган ныгытмаларына шуышып килеп, тиздән һөҗүмгә күтәрелергә тиешле совет сугышчыларына коридор ачалар, юлны миналардан арындыралар. Төньяк Кавказ һәм Кара Диңгез фронты корабльләре һәм частьләре белән берлектә немеңлароның һәм румыннарның 73 нче пехота, 4 нче һәм 101 нче тау укчы дивизияләрен тар- мар итәләр. Икенче "Кызыл Йолдыз" ордены белән ул 1944 елның 13 январендә бүләкләнә. Өч курган районында барган сугышта да якташыбыз командалык иткән отделение беренчеләрдән булып фашистларның траншеяларына сикерәләр һәм кул сугышында җиңүгә ирешәләр, качырга маташкан фашистларны автомат уты һәм гранаталар белән юк итәләр. 9 май Җиңү көнен алар Чехословакия башкаласы Прага янында каршылыйлар.

-Николай Трофимович бик яхшы, киң күңелле кеше иде. Сугыштан исән кайтса да, озак яшәргә насып булмады шул үзенә,- аларның күршесендә гомер итүче Галина Саландаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүгә 70 ел