Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа Борындык авыл җирлеге башлыгына пычак белән янаганнар

Суд залыннан

Ялган хәбәр таратсаң

Чүпрәле районы суды Борындык станциясендәге тимер юлчылар поселогында яшәүче Владимир Игошинны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 306 маддәсендәге 2 нче бүлекчәсе буенча га-епле дип тапты һәм РФ Җинаятьләр кодексының 64 маддәсен кулланып 15 мең сум күләмендә штрафка тартты.

Әлеге ир-ат урта белемле, буйдак, эшләми, элек суд тарафыннан хөкем ителмәгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге хезмәткәрләре - полициянең участок вәкилләре Д. Гадиев һәм А. Халимовтан үч алырга теләп, бүлеккә шалтыратып, алар турында ялган хәбәр җиткерә ул. Һәм шушы ялган хәбәре аңа бик бәягә төшә дә инде. Ә хәл болай була.

8 мартта, төнге унберенче яртылар тирәсендә, эчке эшләр бүлеге дежурныена Борындык станциясендә яшәүче 105 яшьлек Надежда Игошинаның вафат булуы турында хәбәр алына. Полициянең участок вәкилләре Д.Гадиев һәм А. Халимов шунда ук әби яшәгән адреска чыгып китәләр. Әмма, бу хәбәр ялган булып чыга. Участок вәкилләре В. Игошинга ялган хәбәре өчен кисәтү ясыйлар, җинаять җаваплылыгы турында искәртәләр. Шуңа да карамастан, 9 март иртәсендә исерек хәлдәге В. Игошин янә бердәм “112” телефоны буенча шалтыратып, “8 март көнне полиция хезмәткәрләре Д. Гадиев һәм А. Халимов килеп мине кыйнадылар” дип әйтә.

Буа районара тикшерү бүлеге материаллары буенча В. Игошинның гаризасында күрсәтелгән фактлар чынбарлыкка туры килми һәм полиция хезмәткәрләренә каршы җинаять эше кузгатырга сәбәп табылмый. Әлбәттә инде, суд утырышында В. Игошин үзен гаепле дип таныды.

Реклама

Хөкүмәт вәкиленә янаган

Борындык станциясендә яшәүче 61 яшьлек Евгений Пахомовны җинаять юлына басарга әлеге дә баягы шул эчкечелек этәрә. Курткасының эчке як кесәсенә 15 сантиметрлы пычак тыгып, Яңа Борындык авыл җирлеге башлыгы Владислав Ранцевның эш бүлмәсенә килгәндә дә ул исерек хәлдә була. Өенә газ кертмәгән өчен башлыктан үч алуны максат итеп куя ул. Җирлек башлыгы этеп-төртеп бүлмәдән чыгара моны. Әмма берничә минуттан соң ук Е. Пахомов янә бүлмәгә керә һәм “мин сине суям” дип, пычак белән куркыта.

Суд утырышы барышында Е.Пахомов үз гаебен тулысынча таныды. Район суды аңа карата РФ Җинаятьләр кодексының 318 маддәсендәге 1 нче бүлекчәсе буенча хөкем карары чыгарып, шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итте. РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсендә бәян ителгәнчә, шушы чорда ул үзенең дөрес юлга басуын расларга бурычлы. Даими яшәү урынын алмаштыру рөхсәт ителми, шартлы хөкем ителүчеләрнең тәртибен контрольдә тотучы махсус дәүләт органына килеп, билгеләнгән вакытта теркәлү узарга тиеш була әле ул.  

Язмалар район судының матбугат үзәге белән берлектә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев