Ветераннарның чираттагы район советы президиумы узды
Бүген ветераннарның район советы президиумы һәм Россия Федерациясе Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе җитәкчелеге катнашында берләштерелгән утырыш булды.
Һәрвакыттагыча өлкәннәрнең уртага салып хәл итәсе проблемалары байтак. Көнкүрештә бик еш очраштыргалый торганы- кулланучылар хокукыдыр могаен. Шул уңайдан утырышка кулланучылар хокукларын яклау хезмәтенең әйдәп баручы белгече Гөлинә Юсупова һәм "Роспотребнадзор"ның эксперт- белгече Марина Чамина да чакырылган иде.
Әңгәмә барышында алар сату нокталарына куелган ашамлыкларның сыйфаты бозылып куллану өчен яраксызга чыккан очракта, кая һәм ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеге белән кызыксындылар. Әлбәттә, срогы узган продукт барыбыз өчен дә куркыныч. Кибетләрдәге кайбер ипиләрнең бик җиңел һәм үз авырлыгына туры килмәве турында да сүз булды.
Сер, түгел, хәзер безнең район халкын ипи- булка кебек ашамлыклар белән әллә ничә пекарня тәэмин итә, читтән китерүчеләр дә байтак. Гөлинә Хамисовна кибетләрдән башка төрле товар сатып алганда да бик игътибарлы булырга чакырды. Алган жиһазың берничә көн эчендә үк куллану өчен яраксызга чыккан очракта, кулланучының нинди хокукларга ия булуы турында аңлатты. Ветераннарның район советы рәисе Фиркать Җәлалов һәм Пенсионерлар союзының район бүлекчәсе Дамир Алимов алда торган чаралар турында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта өлкәннәрнең "Балкыш" дип аталган иҗат конкурсына һәм пенсионерларның җәйге спартакиадасына әзерлек башлануын искәрттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев