Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ветераннар советы утырышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алуга әзерлек мәсьәләләре хакында сөйләшенде

-Җиңү юбилеена елдан артык вакыт бар. Ә аңа әзерләнү бүгеннән үк башланды. Вакыт шактый ук булуга да карамастан, ветераннарның саны көнләп кимүне исәпкә алсак, эшләнәсе эшләрне үзагымына куймыйча, ныклы контрольгә алу таләп ителә,-диде президиум утырышын ачканда ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов. Утырышта сүз сугыш һәм тыл ветераннарының тормыш-көнкүрешен яхшырту,...

-Җиңү юбилеена елдан артык вакыт бар. Ә аңа әзерләнү бүгеннән үк башланды. Вакыт шактый ук булуга да карамастан, ветераннарның саны көнләп кимүне исәпкә алсак, эшләнәсе эшләрне үзагымына куймыйча, ныклы контрольгә алу таләп ителә,-диде президиум утырышын ачканда ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов.

Утырышта сүз сугыш һәм тыл ветераннарының тормыш-көнкүрешен яхшырту, зиратларны, сугыш ветераннарының каберләрен, һәйкәлләрне тәртипкә китерү, мәктәпләрдә теоретик тәрбия эшен җанландыру,өлкән буыннан күчкән рухи мирасны яшьләргә җиткерү, аларда өлкәннәргә карата ихтирам хисе тәрбияләү турында барды.

-Бүгенге көндә өлкәннәребезгә зур хөрмәт күрсәтелә. Программа нигезендә йортлар салына, аларга багышланган күпсанлы чаралар үткәрелә. Әмма, бу чик түгел, ветераннар һәрдаим үзләрен кайгыртуны сизәргә тиеш. Алар безгә тынычлык бүләк иткән буын, без аларга гомер буе бурычлы. Хәзерге вакытта һәр ветеран оешма, предприятиеләргә беркетелгән. Аларның өйләренә тышкы якта рәсемнәре белән "Монда сугыш ветераны яши" дигән язулар эләргә кирәк. Үзәк хастаханәдәге ветераннар палаталарын яңартырга һәм телефон элемтәсе белән тәэмин итү бурычы куела,- диде сүзен дәвам итеп Фиркать Сабирович.

Утырышта халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Илгизәр Вафин, РФ пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов, Иске Элмәле һәм Яңа Чүпрәле авылларының ветераннар советлары рәисләре Николай Романов һәм Җәүдәт Мөдәрисовның чыгышлары да тыңланды.

Ветераннарга социаль ярдәм итү йөзеннән республикада "Җиңү" махсус исәп-хисап счеты ачылды.

Реквизиты Благотворительного фонда «АК БАРС СОЗИДАНИЕ»

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

р/с 40703810100020000999 в ОАО «АК БАРС» БАНК

БИК 049205805

корреспондентский счет 30101810000000000805

назначение платежа: Победа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 70 еллыгы