Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ветеран янында кунакта булдык

Илебез Бөек Җинунең 70еллыгын каршыларга җыена. Хөкумәт җитәкчелере ветераннарга хөрмәт һәм ярдәмне көннән-көн арттыра бара.

Аларның тормыш шартларын яхшырту, төрле медицина ярдәме күрсәтү ягын кайгырта. Ни кызганыч, әмма районыбызда ветераннар саны көннән-көн азая. Ә менә Югары Каракитә авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Исхаков Җиһанша абый Исхак улын бүген иң бәхетле ветеран дип әйтер идем мин. Чөнки ул шундый зур, якты, матур өйдә улы Хәйдәр һәм килене Зәүкия тәрбиясендә яши. Ветеранның туган көнендә район үзәгеннән техникум җитәкчесе Рамиль Әхмәтов белән берлектә укытучылар һәм укучылар коллективы кунакта булып кайттылар. Әтисен котларга Ульяновск шәһәреннән кече улы һәм килене дә кайткан иде. Кунак өстенә кунак дигәндәй, Җиһангәрәй абый белән очрашу бик җылы узды. Ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты, ә кунаклар исә аны котлаулары һәм матур җырлары белән куандырды. Җиһанша абый үзе дә улының гармунына кушылып бик матур җырлый икән.

Без ветеранга истәлекле бүләк тапшырып һәм теләкләрнең олысын теләп, киң күңелле хуҗаларга рәхмәт әйтеп кайтыр юлга чыктык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүгә 70 ел